поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.12.2022 Җәмгыять

Куян елы ниләр вәгъдә итә? (2023 елга ЙОЛДЫЗНАМӘ)

Юлбарыс елының күңелсезлекләре хәйран булды. Бөтен өмет – Куян елында!

Кучкар (21.03 – 20.04) Үзгәрешләргә бай ел. Әмма сез аларны бик уңышлы кичерәчәксез. Табигатьтән килгән кыюлыгыгыз, яңа хәлләргә тиз генә җайлаша белүегез ярдәм итәчәк моңа. Яз – хәлиткеч гамәлләр өчен аеруча уңайлы чор. Март аенда матди хәлне яхшырту өчен искитмәле мөмкинлекләр чыгачак. Аларны кулдан ычкындырмаска гына! Җәен тормышыгызда күркәм вакыйгалар көтелә. Көзен чыгымнар күп булачак, ләкин керем дә бермә-бер артачак. Акчаны ничек тә кысыбрак тоту ягын карау әйбәт. Куян сакчыллыкны ярата чөнки.
 
Үгезбозау (21.04 – 20.05) Көч-дәртегез ташып торган ел. Барысы да җиңел биреләчәк, шуңа күрә кыю төстә яңа эшләргә тотына алачаксыз. Акча ягын кайгырту өчен әйбәт кенә мөмкинлекләр ачылачак. Әмма шарты бар: ышанычсызрак кешеләргә таянмаска! Август ахыры – сентябрь башы шәп үзгәрешләр алып киләчәк. Нерв күзәнәкләрегезне сакларга, ишекне икенче юлы ача алмаслык итеп шапылдатып япмаска гына кирәк. Иң мөһиме – ел буе сәламәтлегегез тел-теш тидергесез булачак.
 
Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бик нәтиҗәле, саллы, мул ел. Аеруча агымга каршы йөзәргә яратучылар өчен! Елның беренче яртысы бигрәк тә уңышлы булып чыгачак. Март ае шәхси мөнәсәбәтләрдә мөһим чорга әйләнәчәк. Язмышны хәлиткеч очрашу-күрешүләр көтелә. Кыюлык, максатка омтылышлылык – 2023 елда Игезәкләр өчен иң мөһим сыйфатлар әнә шул. Дәүләт оешмасында эшләүчеләр моңарчы төшләренә дә кереп карамаган уңышларга ирешәчәк.
 
Кысла (22.06 – 22.07) Куян Кыслага тыныч тормыш вәгъдә итә. Хәтта авыррак тоелган үзгәрешләр дә ахыр чиктә язмышыгызда уңай роль уйнар. Ел башы күңелгә хуш килердәй танышулар алып килер. Җәй башында күңелегез ниндидер үзгәрешләр тели башлар. Эшне, өс-башны алыштыру, ниндидер яңа шөгыль табу, ят җирләргә барып чыгу кебек теләкләр тынгылык бирмәстер. Елның икенче яртысында гаиләлеләр чын мәгънәсендә акчага күмелер. Ә ялгыз Кыслалар, ниһаять, үз ярларын табып сөенер.
 
Арыслан (23.07 – 23.08) Ямансулап утырырга вакыт булмаячак! Эш, шәхси мөнәсәбәтләр, күңелнең чынбарлыкта нәрсә теләвен ачыкларга тырышу… Язын үзегездә таулар күчерердәй көч-куәт сизәрсез. 21 апрельгә кадәр – карьера баскычыннан югарыга үрмәли башлау өчен искиткеч дәрәҗәдә уңайлы чор. Шул ук вакытта бик акчалы вакыт. Елның икенче яртысында шәхси тормышыгызда, гаиләгегездә менә дигән үзгәрешләр булыр. Якыннарыгыз үзегезне бик тә сөендерер.
 
Кыз (24.08 – 22.09) Куян барлык эшләрегездә ярдәм итәчәк, ә 2023 елда гаилә корырга теләүче Кызларга барлык дүрт тәпие белән “за” диячәк! Язын кайберәүләр үзләренең матур гына планнарын тормышка ашырачак. Май урталарыннан эш урынында югарырак баскычка күтәрелү өчен шәп кенә мөмкинлекләр чыга башлаячак. Елның икенче яртысында, үзегезнең гадәткә кергәнчә, җиң сызганып эшләргә туры киләчәк. Хезмәтегезнең матди, шулай ук мораль әҗере әйтеп бетергесез дәрәҗәдә саллы, әйбәт булачак.
 
Үлчәү (23.09 – 23.10) Куян тормышыгызга тотрыклылык китерер. Ел башында күптәнге борчуларыгыз, акча проблемасы, шәхси мөнәсәбәтләрдәге кайбер кытыршылыклар гүя эреп юкка чыгар. Кыш ахыры – яз башында гаиләгездә гаять зур муллыкка ишарәләрдәй хәлләр булып алыр. Җәй көне билгеле бер сынаулар аша үтәргә, күптәннән өлгереп җиткән мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булыр. Сәламәтлеккә килгәндә, аның турында артыгын кайгыртасыз, юктан гына да үзегездә төрле чирләр “табасыз”, шуңа …. еш авырыйсыз бугай. Кыш башындагы бер хәл бу гадәтегезне юкка чыгарып, үзегезне бик яхшы хис итә башлауга китерер.
 
Чаян (24.10 – 22.11) Күңелегезгә үзгәреш җилләре үтеп керүгә каршылык күрсәтмәсәгез, зур мөмкинлекләр елына әвереләчәк бу! Тирәгездәге дөнья, кешеләр үзгәрәчәк, ә иң мөһиме – үзегез үзгәрәчәксез! Шул ук вакытта моңарчы пыскып кына яткан талантыгызны да күрсәтә алачаксыз. Ел башында якын туганыгызның киңәше кирәк булачак. Язгы ташулар гөрләп ага башлаган бер мәлдә керемнәрегезнең артуына сөенеп туя алмаячаксыз. Ел ахырында (эшегездә нәкъ менә сезгә кагылышлы үтә шәп вакыйгалар булачак.
 
Укчы (23.11 – 21.12) Камилләшү, үсү өчен зур мөмкинлекләр бер-бер артлы чыгып кына торыр. Нәтиҗәдә теләгәнегезгә дә ирешелер. Тормышыгызда, күңелегездә, тирәлегегедә, ниһаять, тынычлык урнашыр. Чыгымнарыгызга караганда керемнәрегез бермә-бер күбрәк булыр. Гомумән, акча кытлыгы дигән әйбер онытылыр. Җәен акча бөтенләй дә ургылып керер. Ләкин Куян сәламәтлеккә игътибарлыкка булырга өнди: гел эш дип, аны санга сукмаганга ошыйсыз, ди…

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Үзгәрешләр елы. Язын акча һәм мөлкәт мәсьәләләре алгы планга чыгачак. Эшләрегез хутка китсен өчен акчага мөнәсәбәтне берникадәр үзгәртергә туры киләчәк. Җәен аеруча сөйкемле сөяккә әйләнүегез өчен менә дигән мөмкинлекләр чыгачак. Нәтиҗәдә үзегезгә гашыйк булучылар, ничек тә игътибарыгызны яуларга теләүчеләр артачак Кыю һәм актив булуыгыз ел ахырында зур уңышка китерәчәк.

Сукояр (21.01 – 19.02) Озак вакытлар буе күңелегезне борчып килгән сорауларга җаваплар табып, рәхәтләнеп калырсыз. Ел уртасына якынлашып килгәндә, шәп кенә бүләкләргә ия булып сөенерсез. Тормышыгызның матурлыгы, тынычлыгы, бөтенлегенә көнләшүчеләр барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә Куян елында саграк булыгыз: эчкерлерәк кешеләрне үзегезгә якын җибәрмәгез. Үзара мөнәсәбәтләр елы да әле бу. Беркая чыкмыйча, өйдә генә утыру гадәтен ташласагыз, дәрәҗәле, олпат кешеләр белән танышачаксыз.
 
Балык (20.02 – 20.03) Иминлек, татулык, бөтенлек елы. Карьерада уңышлар дисеңме, керемнәр арту, теләкләр үтәлү дисеңме… Мәгариф, медицина, мәдәният, сәүдә өлкәсендә эшләүчеләргә аеруча уңай киләчәк. Иҗат мөмкинлекләрен ачу өчен моңарчы күрелмәгән мөмкинлекләр пәйда булачак. Бигрәк тә язын һәм көзен! Нәрсәгә генә тотынсагыз да, керем һәм ихтирам-абруй яулаячаксыз. Сәламәтлек тә сынатмаячак: суык тидерү ише узгынчы чирләрне санамаганда, аның турында борчылырга туры килмәячәк.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
 
 
 
 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.12.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»