|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2022 Сәясәт
Татарстан Министрлар Кабинетының идарә башлыгы Гүзәл Шакирова вафатТатарстан Министрлар Кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова вафат булган. Агентлыкның үз чыганагы «Татар-информ»га бу мәгълүматны раслады. Гүзәл Шакировага 53 яшь иде.
Үлемнең сәбәбе хәбәр ителми, шулай да аның күптән түгел генә коронавирус белән авырганлыгы билгеле.
Республиканың иң яхшы табиблары аның гомерен саклап калу өчен көрәшкән.
Мәрхүмә белән хушлашуның төгәл көне һәм вакыты әле билгеле түгел.
Искәртеп узабыз, Гүзәл Шакирова идарәне 2013 елдан бирле җитәкләде, ул әлеге вазифада Андре Кондратьевны алыштырды.
--- |
Иң күп укылган
|