|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2022 Ир белән хатын
Ире хатынын онытып калдырганТаиландта яшәүче ир төнлә йомыш йомышларга дип юл читенә туктагач, хатынын джунглида онытып калдырып киткән. 55 яшьлек Бунтом Чаймун хатыны Амнуай белән машинада отпускадан кайтып килгәннәр. Төнлә ир, юл читендә туктап, йомыш йомышларга дип агачлар арасына кереп киткән. Ул юкта хатыны да урман эченә кереп киткән. Ул арада ир әйләнеп килгән, руль артына утырган һәм арытаба юл тоткан. Ул машинада сәер тынлыкка игътибар итә-итүен, әмма хатыны юктыр дип уйламый, аны артык утыргычта йоклый дип уйлый.
Ул арада Амнуай юлга чыга, әмма ире белән машинадан җилләр искән. Аңа караңгы төндә 20 км ераклыктагы шәһәргә барырга туры килә. Шәһәргә барып җитү белән ул, ире белән элемтәгә чыгар өчен, полициягә мөрәҗәгать итә. Аның мобиль телефоны машинаның арткы утыргычында яткан сумкада калган. Җитмәсә, иренең телефон номеры да хәтерләмәгән. Шуңа күрә полицейскийлар Чаймун белән берничә сәгатьтән соң гына бәйләнешкә чыга алган. Ул арада ир 160 километр юл үткән. Полициядән шалтыраткач, ир кичекмәстән хатыны артыннан киткән.
Аның хатыны исә иренә ачу тотмавын һәм аны гафу итүен белдергән.
Фото: фрипик.ру
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|