|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2022 Матбугат
Дүрт бала әтисе Фәрит Салихов хисләре белән бүлеште: “Әле нитеп булмый әле”Бүген «Матбугат.ру» хәбәрчесенең юлына танылган журналист, «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре, татар көрәше турында иң оста язучы каләмчеләрнең берсе Фәрит Салихов очрады. “Танымадым, баерсың”, - диде «Матбугат.ру» хәбәрчесе. «Инде баедым», - диде Фәрит җавап итеп. Баксаң, кичә генә дүртенче балалары туган икән! Кыз, малай, кыз, кыз – гаиләнең байлыгы менә шушындый халәттә. Әлегә. Фәритнең тормыш иптәше Зилә һәм кичә генә туган кызлары Казанның Гагарин урамында урнашкан балалар тудыру йортында әле. Хәлләре яхшы, Аллаһка шөкер.
Дүрт бала әтисеннән хис-кичерешләре турында сорадык. “Әле нитеп булмый әле”, - диде ул шатлыгына сүзләр табалмыйча. Ярар, нитәрләр әле.
Без исә бәхетле гаиләне чын күңелдән котлыйбыз! Балаларыгыз игелекле, иманлы булып үссен.
--- |
Иң күп укылган
|