поиск новостей
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Айгөл Нәбиуллина - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
28.02.2011 Ир белән хатын

Иреңне бүлешеп яшәү

Кызым белән елга портында һава сулап йөрибез. Кинәт баласын эт итеп сүккән, бар көченә кычкырган тавышка туктап калдык. Карасак, бер хатын 4-5 яшьләр тирәсендәге кызын җыелып торган суга кергәне өчен орыша икән. «Ник син мине тыңламыйсың, Алла бәндәсе, киемнәреңне юа-юа гаҗиз булам бит. Ник барыгыз да миңа каршы соң сез, күпмегә кадәр мине газапларсыз?!»

Хатын бар ачуын кызыннан ала иде булса кирәк. Югыйсә суга керүе белән генә баласы аны газапларга салмый бит инде? Баласы куркып елый башлагач, йомшак тавыш белән, кызыма күрсәтеп: «Әнә нинди акыллы кыз, еламый да, аны усал бабай да алып китми», – дип юатырга тотынды. Минем гаҗәпләнеп карап торганымны күргәч: «Үләм бит инде бу бала белән, бигрәк шук, моның кадәр әтисенә охшар икән! Ата тәрбиясе булмагач, тыеп та булмый», – дип сүз башлады ул. Баксаң, яңа танышым Алинәне ире ташлап киткән икән. Аксубай районыннан, Казанда бер туганы да булмаган әңгәмәдәшем күңелендәгесен сөйләп бирде.

 

Алинә иреннән 7 яшькә олырак. Алар икесе дә бер авылдан. Тату гына яшәп ятканда, көзгә таба кинәт ире эштән соңга калып кайта башлаган. Йә аның машинасы юлда ватыла, йә ул эшендә тоткарлана, имеш. Ярты еллап шулай дәвам иткәннән соң, Яңа ел алдыннан ул бөтенләй өйгә кайтмаган. Нишләргә дә белмәгәч, Алинә иренең эшенә шалтыратып караган. Анда исә: «Ирең кайтып киткәнгә биш былтыр, бүген кыска эш көне иде», – дип җавап биргәннәр. Төне буе керфеккә керфек какмый, Алинә ирен көтсә дә, тегесе шалтыратып та карамаган, телефоны «не доступен». Инде икенче көнне милициягә хәбәр итимме дигәндә, Алинәгә дус кызы, шалтыратып: «Иреңне кибеттә бер яшь кыз белән күрдем», – димәсенме? Моңа кадәр иренең хыянәт итәргә сәләтле икәнен башына да китермәгән хатынның күңеленә шик кергән. Ул ирен күзәтергә булган. «Гел телефонын карый башладым, кичләрен эшенә бара идем, берсендә артыннан машина яллап бардым. Ирем Җиңү проспектындагы бер йортка кереп китте, чыкканын көттем, көттем, юк. Шалтыраттым, ул исә: «Эштә тоткарланам әле», – дип хәйләләде. Шул чакта хыянәт иткәнен аңладым, – диде ул. Алинә әлеге вакыйгадан соң: – Төне буе елап чыктым, бала да күзгә күренмәде, эчеп исерәсем, бу дөньяда барысын да онытасым килде», – дип искә ала. Бер атна томан эчендә кебек йөргәч, ул иренә барысын да сөйләргә була. Ни хикмәт, ире яшерми: «Син мине канәгатьләндермисең, – дип кенә җавап бирә. – Ләкин хатын буларак мин сине хөрмәт итәм, баламны да ташламыйм, сөяркәм янына да йөриячәкмен», – дип тә өсти ул. Көтелмәгән бу җаваптан Алинә өнсез кала. «Нишлим соң, минем кайсы җирем ким ул хатыннан?» – дип еларга тотына. «Шул вакыйгадан соң ирем эротик кинолар алып кайта башлады, имеш, миңа мәхәббәт уенын өйрәтә, шуларны булдыра алсаң, беркая да йөрмим, дигән була. Ләкин ул видеоларны карагач, мин укшый ук башладым», – ди Алинә.

 

Озак сөйләштек без аның белән, ул иреннән аерылам дигән фикергә килеп, кызын кичке сменага эшенә ияртеп китте.

 

Ярты еллап вакыт узгач, Алинәне кабат очраттым. Бу юлы аны танымый тордым хәтта. Шиңгән чәчәкне хәтерләткән, озын, иске фасондагы курткалары белән күңелемә кереп калган хатын шундый матурланган, заманча киенеп җибәргән, чәчләрен кистергән, яшәреп киткән. Кызы да курчак кебек. Кызыксынуымны җиңә алмыйча, ире турында сорадым. «Әй, нәрсәләр булып беткәнен белмисең шул әле син, мин аның себеркесе белән очраштым, ник кеше гаиләсен җимерәсең, дип аңлатып та карадым. Ул бала-чага гына икән әле. 18 яшьлек бер урам себеркесе шунда. Мин аны яратам, дигән була. Ә ирем хәзер күбрәк өйдә булырга тырыша. Дөрес, себеркесе янына да барып килә инде. Ләкин хәзер төгәл беләм: барыбер үз гаиләсе янында рәхәтрәк аңа. Теге каһәре балага гына уза күрмәсен», – ди. Алинә, журналист икәнемне белгәч: «Исемнәремне үзгәртеп газетагызга язарсың әле, бу вакыйгалар миңа күп нәрсәне аңларга ярдәм итте. Башкаларга да сабак булыр, – дип, киңәшләрен дә әйтте. – Иреңне яныңда тотасың килсә, аның өчен сөяркә дә, хатын да, дус та була белергә кирәк. Беркайчан да ирең янында ертык халаттан, чәчеңне тарамыйча, ямьсез кыяфәттә күренмә. Алар уңган, булганга түгел, нәкъ менә чибәр, сексуаль хатыннарга карыйлар икән шул. Машина алырга ашыкмагыз. Яшь ир-атны автомобиль боза. Кызлар ирләрнең байлыгына кызыга бит хәзер. Аннары хыянәт авыр булса да, кичерә белергә кирәк икән аны. Ирләр аз, хәзерге заманда ялгыз гына бала үстерүләре ай-һай. Артык горур булудан файда юк», – диде ул.

 

Алинә бик шат кебек күренде миңа. Иренең сөяркәсе булуына да исе китми сыман. Мин исә уйланып калдым: ирләр аз, тормыш авыр диеп, иреңне чит-ятлар белән бүлешеп яшәүгә күз йомып буламы икән? Алла сакласын...


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы