|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2022 Шоу-бизнес
Танылган юмор остасы Александр Пономаренко вафатБүген 55 яшендә юмор остасы Александр Пономаренконың вафаты турында билгеле булды. Танылган игезәк-артистларның берсе яман шеш авыруыннан үлде. Бу хакта үз Телеграм-каналында Андрей Малахов хәбәр итә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, рак авыруы белән Пономаренко бер елдан артык көрәшкән. Ун химиотерапия курсы гына узган булган.
Авыруын ул озак вакыт хәтта игезәк абыйсы Валерийдан да яшереп килгән. Онкологияне җиңәчәгенә, тереләчәгенә ышанган булган.
Хастаханә палатасында булганда ул беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән, оптимист булырга һәм бирешмәскә тырышкан.
Ростов өлкәсендәге онкодиспансерда артист белән янәшәдә гел хатыны Анна була. Хастаханә корпусында алар бергә яшәүнең 30 еллыгын каршылыйлар. Яңа елны каршы алырга өметләнгәннәр. Кызганыч, насыйп булмаган...
Фото: соцчелтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|