|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2022 Фаҗига
Татарстан юлында фаҗига булганБүген иртән республиканың Алексеевск районында, Алексеевск – Биләр трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча мәгълүматлар буенча, зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада Калина» каршы як полосага чыккан һәм шунда «Лада Ларгус» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада Калина» белән идарә иткән хатын-кыз шунда ук һәлак булган. Авариянең нечкәлекләре ачыклана, дип хәбәр иткәннәр Татар-информга республика Дәүләт автоинспекциясендә.
ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да сак булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
--- |
Иң күп укылган
|