поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.12.2022 Мәдәният

Мәдинә: Улым "Мин түзәм, зинһар акчагызны түкмәгез”, дип елады

Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы актрисасы, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Мәдинә белән әңгәмә тәкъдим итәбез. "Ирем белән кичергәннәрне, ачы бала кайгыларын дошманыма да теләмим. Дошманым юк, әмма мине дошман сайлаучылар бар. Миңа таш атсалар да, аш атам", - ди ул.

– Карап торышка, син иркә хатын-кызга охшаган...
 
– Читтән караганда, шулай тоеладыр. Бу хакта үземә дә әйткәннәре бар. Күпләр мине җитеш тормышта иркәләнеп үскән дип уйлый. Минем хакта: “Бер проблемасы юк”, – диләр. Эчемдә булган проблемаларны аларның күрмәве һәм минем турында шулай уйлаулары миңа ошый да. Алга таба да шулай уйласыннар. Балачагым җиңелләрдән булмады. Миңа ике яшь булганда, әти-әнием аерылыша да, әни кабат кияүгә чыга. Мин күбрәк дәү әни һәм дәү әти белән үстем, бәлки шуңа иркә кыз булып тоеламдыр. Ләкин бу әни мине ташлады дигән сүз түгел. Киресенчә, ул миңа кеше балаларында булмаган киемне кидерде. Ул миндә зәвык тәрбияләде, мин әнигә бик рәхмәтле. Үз әтиемне беренче тапкыр 18 яшемдә генә күрдем. Әти белән кыз арасында була торган яратуның кадерен аңлый башлаганда гына ул 55 яшендә яман чирдән китеп барды. Ә бу әтием 2 яшемнән үстерде мине. Алар гаиләдә алты бала булган: апасы, сеңелләре, энеләре. Әнием 21 яшендә гөрләп торган ишле гаиләгә килгән. Әти белән әни әтинең бөтен туганын күзле-башлы иткән, чөнки үз әти-әниләре бик иртә үлгән. Инде бу әтием дә вафат. Аны искә алуым рухына дога булып ирешсен иде. Мин аңа бик рәхмәтле. Ул мине үз канаты астына сыендырды. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә, елады, бәхил булып китүен әйтте. 
 
– Мәдинә, син – өч ир бала әнисе. Белүемчә, олы улың белән озак еллар дәвамында Мәскәү юлын таптадыгыз...
 
– Улымны 2 яшь тә 9 ай вакытында операция өстәленә салдым. Туганда, табиблар авызын җәрәхәтләде, тешнең аскы казнасын урыныннан чыгарганнар. Ә без бу хакта белмәдек, безгә әйтмәделәр. Аны кире кертеп кенә куясы булган да бит инде. Ул дөрес ялганмаганга күрә, теш казнасының бер ягы үсмәде. Кешенең скелеты 20 яшькә кадәр формалашу сәбәпле, без һәрдаим Мәскәүдә операция ясаттык. Германиядән махсус аппарат кайтарттык. Операция алтышар сәгать барды. Баланы операциягә кертү бер, ә аннан чыкканын көтү бик авыр. Нервыдан башымны кашып, канатып бетергән идем. Улым моны 12 яшендә белде. “Ничек бар шулай калдырыгыз, мин түзәм, зинһар акчагызны түкмәгез”, – дип елады. Үзем генә тынычландыра алмагач, ирем Илдарны Мәскәүгә чакырттым. Ирем: “Эшне башлаганбыз икән, ярты юлда калдырмыйбыз. Үзебез исән булганда, без сине аякка бастырабыз”, – диде. Соңгы операция 18 яшендә булды. Илданга апрель аенда 20 яшь тула, Аллаһы теләсә. Хәзер бар да яхшы, Аллаһка шөкер. Икенче улыбыз инженер булырга укый, ә өченчесе 1нче татар гимназиясендә белем ала. 
 
– Им-томчыларга барганың булдымы?
 
– Мондый хәлдә калгач, ничек бармыйсың инде? Бәлки әбиләр ярдәм итәр дип уйлыйсың, өметләнәсең. Әлки районында дәвалаучы бер әбигә бардым. Ул без керүгә үк, авызын ача алмый, сөйли алмый башлады. “Табиблар авызын җимергән, табиблар төзәтәчәк”, – диде. Улыбыз чибәр егет булып үсте, Аллаһка шөкер. Йөзендә берни дә күренми дә, беленми дә. Иптәшләреннән кыенсынмасын дип, гел пластик операция ясаттык. Бәхет түгәрәк булмый, диләр. Бер китек җир була торгандыр инде ул. Безгә дә менә шундый сынау бирелде. Ләкин без ул сынауны үттек. Бүген үземне бәхетле дип саныйм. Ирем белән кичергәннәрне, ачы бала кайгыларын дошманыма да теләмим. Дошманым юк, әмма мине дошман сайлаучылар бар. Миңа таш атсалар да, аш атам. Чебеннән фил ясаучы кешеләргә карыйм да: “И, Аллам, бу бит проблема түгел, нигә бер-береңнең нервысын бетерергә, зур кайгылар күрергә язмасын”, – дип әйтәсем килә. Бервакыт Рабит Батулла болай дигән иде: “Кешене кешедән аеру өчен кешенең үзенә куркыныч бер фаҗига кичереп карарга кирәк”.
 
– Сине “шартлар” дәрәҗәгә җиткерү авырмы? Имеш-мимешләргә исең китәме?
 
– Миңа 80% дәлил кирәк. Бу уңайдан бер гыйбрәтле гыйбарә искә төште. Аксакалны юлда барган җиреннән бер танышы туктаткан да: “Беләсеңме, дусларың синең турында нәрсә уйлый?” – дигән. Аксакал болай дигән: “Миңа әйтергә теләгән яңалыгыңны өч иләк аша илә. Беренче иләк – дөреслек иләге. Әйтәсе сүзеңнең дөреслегендә шигең юкмы?” Танышы аңа: “Кешеләрдән ишеттем...” – дигән. “Ышанычлы түгел, димәк, үзең күрмәгәнсең, үзең ишетмәгәнсең. Икенче иләк – мәрхәмәтлелек. Бу яңалыкны ишеткәч, миңа рәхәт булачакмы?” – дип сораган Аксакал. “Юк, әлбәттә, кәефеңне төшерәчәк”. Аксакал: “Өченче иләк – файда! Бу яңалык миңа файдалымы?” – дигәч, танышы аңа: “Файдалы буласына икеләнәм”, – дип җавап кайтарган. “Менә, күрәсеңме, син миңа дөрес булмаган, өстәвенә файдасыз да булган яңалык сөйләмәкче буласың. Шуңа әйтеп тормавың хәерлерәк”, – дип үз юлын дәвам иткән Аксакал.
 
– Димәк, кешеләргә үпкәли белмисең?
 
– Элек тиз үпкәли идем, ә хәзер олыгая барган саен фикерем үзгәрә. Тагын бер гыйбарә сөйлим. Бервакыт яхшылык явызлыкка кунакка барган. Явызлык яхшылыкка чәй ясаган, тик шикәр урынына тоз салган. Яхшылык чәйне кабып караган, тик бернинди зарлану сүзе әйтмәгән. Чәй өчен рәхмәт әйтеп, чыгып киткәндә: “Шикәрегез баллы түгел, мәгез бу акчаны! Үзегезгә чәй эчәргә конфет, тәм-томнар алыгыз”, – дигән. Явызлык бер сүз әйтмәгән, акчаны алган. Менә шулай яхшылык явызлыкка яхшылык белән җавап кайтарган. Тормышта минусларның үз плюслары була. Кайчак шул минуслар безгә тормышта ярдәм иткәнен аңлап бетермибез.

– Тормыш иптәшең Илдар белән ничек таныштыгыз?
 
– 1997 еллар иде бу. Студент чагым. Камал театрында Кече залда актерлык осталыгына өйрәнә идек. Әлмәт театры безнең курс кайтсын өчен стипендия түли иде. Директор белән гел бер ир кеше килгәнен күргәләдем. Аны тормыш иптәшем булыр дип беркайчан да уйламадым. Берничә айдан соң ул Казанга килеп, вахтадан өй телефонын сорап алган. Укудан кайткач: “Сиңа бер егет шалтыратты, шунда-шунда булам дип сине очрашуга чакырды”, – диделәр. “Мин ул кешене белмим, ни өчен әле мин аның белән очрашуга барырга тиеш?” – дип бармадым. Аннан соң бу хәл онытылды. Ә инде без өйләнешкәч, Илдар миңа болай диде: “Әгәр шул вакытта очрашуга килгән булсаң, мин сиңа өйләнмәгән булыр идем”, – диде.

– Илдар нинди ир һәм әти? 
 
– Әгәр миннән: “Чын ир нинди була?” – дип сорасалар, һичшиксез Илдар кебек дияр идем. Мин моны бер дә арттырмыйча әйтәм. Аның куллары алтын, ул бик акыллы. Гомумән, үземнән акыллы булган кешеләрне яратам. Илдар балаларны тәрбияләүгә миңа караганда күбрәк өлеш кертә. Өч малайга әти тәрбиясе кирәк. Аллаһка шөкер, гаиләбез тулы һәм улларым әти тәрбиясендә чын ир-егет булып үсә. Мин Илдарга бик рәхмәтле.
 
– Кыз бала алып кайту теләге юкмы, Мәдинә?
 
– Күптәннән бар. Икенче бала алып кайткач та, кыз бала телим дигән идем, өч малай алып кайтып куйдым. Соңга калмаган булсам, бер кыз алып кайтыр идем (көлә).
 
– Мәдинәне бәхетле итү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
 
– Әллә ниләр эшләргә кирәкми. Мин ирек яратам. Мине билгеле бер кысаларга кертергә, контрольдә тотарга ярамый. Чөнки бу миңа эшләргә комачаулый. 
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»