|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2022 Хәвеф-хәтәр
![]() Минзәләдә шартлаган йорт хуҗасы исән калган - 40 процент тәне пешкән (ФОТО)
Минзәләдә шәхси йортта көнкүреш газы шартлау һәм янгын чыгудан соң «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Янгында 59 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аның тәненең 40 проценты пешкән. «Бу хәл килеп чыгуның сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Экспертиза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә», - дип ачыклык кертте Шептицкий.
Исегезгә төшерәбез, иртән Минзәләдә шәхси йортта янгын чыккан. Анда 59 яшьлек йорт хуҗасы зыян күргән.
![]() ![]() ![]() Фото: МЧС
--- |
Иң күп укылган
|