|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2022 Криминал
Татарстанда алты айлык улын газаплаган яшь хатынны кулга алдыларТатарстанда нәни улын мәсхәрәләүдә һәм газаплауда шикләнелүче 21 яшьлек хатын-кызны кулга алганнар. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте. Хатын-кызга карата берьюлы берничә маддә буенча җинаять эше кузгатылган: «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү», «Балигъ булмаган кешене бик каты газаплау» һәм «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү».
Тикшерү ачыклаганча, август аенда хатын-кыз баласы белән хастаханәгә эләгә – сабыйга баш сөяге сыну диагнозы куела. Әнисе моны улының караваттан егылып төшүе белән аңлата. Операциядән соң берничә көн узгач, табиблар баланың аяклары һәм куллары сынуын ачыклый. Ана кеше аларның ялгыш сынуын әйтә, аның сүзләренчә, бу хәл хастаханәдә баланы караган вакытта килеп чыккан, дип яза Татар-информ.
Хәзерге вакытта табиблар баланың сәләмәтлеген бик авыр дип бәяли. Табиблар ул исән калсын өчен көч куя.
«Хатын-кыз җинаять кылуда катнашы булуын танымады. Балага карата җинаять кылу шартларын тикшерү Россия Тикшерү комитетының үзәк аппаратында контрольдә тора», – дип ачыклык кертте Шептицкий.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|