|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2022 Шоу-бизнес
Эльмира Сөләйманова белән хушлашу чарасы сәгать 10.00 да башланаКичә вафат булган җырчы Эльмира Сөләйманованың кайчан һәм кайда җирләнәчәге тәгаен ачыкланды. Эльмира вафат булганда, янында балалары һәм ире булган. Илмира Нәгыймова хәбәр иткәнчә, җырчы Тукай районындагы Кече Шилнә авылы зиратында җирләнәчәк. Хушлашу чарасы сәгать 10.00да башланачак.
Эльмираны инде моргтан чыгарганнар.
Моңа кадәр "Маҗбугат.ру"да Эльмира кичә иртәнге дүрттә инфаркт кичерү сәбәпле үлгән, дип яздык.
Җырчының бервакытта да йөрәгенә зарланганы булмаган. «Ютәлләп тора иде ул, тик, йөрәгем авырта, дип әйткәнне хәтерләмим», – дип әйткән баянчысы Фәйзелхак Хәлимов.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|