|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2022 Сәясәт
Әтисеннән урлаган акчаны кайтарыр өчен студент кыз бөерен сатарга теләгәнҺиндстанның Хәйдәрабад штатында яшәүче студент кыз, әтисенә әйтмичә алган зур сумма акчаны кайтарыр бөерен сатарга уйлаган. Әмма тагын да зуррак акчалардан колак каккан. Андхра-Прадеш штатында яшәүче кыз, полициягә мөрәҗәгать итеп, әтисенең банк исәбеннән салдырып алган 200 мең рупийны (152,7 мең сум) кайтарыр өчен бөерен сатарга карар кылуын сөйләгән. Бөерен сатуга куйгач, аның белән социаль челтәрләр аша Правин Радж атлы ир элемтәгә чыга. Ир 30 миллион рупийга (22,9 миллион сум) кызның бөерен сатып алам, ди.
Операция алдыннан Радж кызга әгъза бәясенең яртысын түләргә вәгъдә итә. Тик моның өчен кыз, янәсе дә салымнар һәм полиция тикшерүләренә тотыныр өчен Раджга 1,6 миллион рупий (1,25 миллион сум) күчерергә тиеш була. Калган акчаларны студент кызга операциядән соң түлибез дигәннәр.
Килешенгән сумманы түләгәч, кыз вәгъдә ителгән акчаны таләп иткән. Радж акчаларны Делидан барып алырга кирәк, дип белдергән. Кыз Делига килә, әмма күрсәтелгән адрес буенча берни ди булмаганлыгы ачыклана. Студент кызның әтисе аңа банк карталарының берсен биргән. Ә ноябрьдә акчаларны салдыруын белеп калган. Ата кеше кызын өйгә кайтуын үтенгән, тик кызы, әтисеннән куркып, кайтмыйча качып йөри, ди.
Фото: Фрипик.ру
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|