|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2022 Криминал
Алты баланы ятим итүчегә - алты елБашкортстанда Белорет районында яшәүче 36 яшьлек иргә карата «Саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү» мәддәсе буенча хөкем карары чыгарылган. Тикшерү һәм суд билгеләгәнчә, 2022 елның 17 июнендә, ир белән хатын арасында көнчеллек аркасында бәхәс килеп чыккан. Конфликт барышында ир хатынны тукмаган, ул шунда ук җәрәхәттән үлгән.
«Гаепләнүче кылыгын таныды. Тикшерү барышында ул җинаятьнең сәбәпләрен һәм мотивларын хәтерләмәвен аңлатты. Суд аны холык төзәтү колониясенә 6 елга ирегеннән мәхрүм итте» - дип хәбәр итә "Башинформ"
Әлеге чыганактан хәбәр ителгәнчә, хатынның өч ирдән икешәр баласы булган. Нәкъ менә аларның берсенә аның бергә яшәгән ире көнләгән. Хатын эшләмәгән, балаларын тәрбияләгән. Ире белән шәхси йортта яшәгәннәр. Ул дегет кайнату белән шөгыльләнгән, аның үз бизнесы булган.
Автор: Резида Валитова
--- |
Иң күп укылган
|