поиск новостей
  • 22.03 "Күрәсем килгән иде…". Тинчурин театры. 18:30
  • 22.03 "Кичер мине әнкәй" Кариев театры. 18:30
  • 23.03 "Гомер буе сине көтәм". Тинчурин театры. 18:30
  • 23.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры. 19:00
  • 24.03 "Чулпан". Тинчурин театры. 18:30
  • 24.03 "Йосыф" Кариев театры 18:30
  • 25.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры. 13:00
  • 25.03 "Ак чәчәкләр кебек.." Кариев театры.18:00
  • 26.03 "Полиционер". Тинчурин театры. 17:00
  • 26.03 "Микулай" Кариев театры. 18:00
  • 28.03 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 28.03 "Камыр батыр" Кариев театры 13:00
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 22 Март
  • Сергей Погодин - хәрби
  • Ди-джей Радик - җырчы
  • Ләйсән Рәхимова - актриса
  • Вадим Кешнер - актер
  • Камил Сәмигуллин - дин әһеле
  • Фәннүр Мөхәммәтҗанов - актер
  • Рәшит Гариф (1933-2006) - язучы
  • Фатих Сәйфи-Казанлы (1888-1937) - язучы
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
12.12.2022 Җәмгыять

Данил Гыйниятов: “27 ел бергә гомер итәбез. Ул - компас сыман”

Журналист Данил Гыйниятовны күпләр “Хәбәрләр” тапшыруының йөзе буларак хәтерлидер. Бүген ул “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе башкарма директоры урынбасары, “Ком сәгате” тапшыруын алып баручы. Вазыйфасы үзгәрсә дә, Данил абый һаман шул ук: тыйнак, зыялы, мәзәкчән.

— Сез Арча районының Өчиле авылында биш балалы гаиләдә үскәнсез. Дүрт энекәшкә абый булу кыенмы? Туган якка еш кайтып йөрисезме?
— Абый булу рәхәт тә, җаваплы да. Без һәрчак бер-беребезгә терәк. Дүртебез педагогика училищесын тәмамласак та, беребез дә укытучы булып китмәде. Раил Эчке эшләр министрлыгында эшли. Дамир газ белән тәэмин итү челтәрендә хезмәт куя, Надир — агроном, төпчегебез Нәзир төзелеш тармагы буенча китте. Яшь вакытта каралты-кураны үз көчебез белән салдык. Балтасын, пычкысын да тоттык. Бер-беребезгә йорт җиткезергә булыштык. Төп нигездә әти-әни яши. Айга бер-ике тапкыр алар янына кайтып йөрергә тырышабыз. Хатыным Гөлназ ягын да онытмыйбыз.

— Әллә сез дә шәхси йортта яшисезме?
— Биектауда йорт салдык. Дөрес, анда ялларда, җәйге айларда гына барып кайтабыз. Бакчада агачлар үстерергә исәп. Әлегә күченергә уйламыйбыз. Казандагы фатирдан эшкә йөрергә уңайлырак.
 

— Гөлназ апа белән ничек таныштыгыз? Ул нинди хатын?
— Гөлназ белән икебез дә КФУның татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында укыдык. Студент чакта таныштык. Өйләнешкәндә мин — дипломлы белгеч, ә ул дүртенче курста укый иде. Улыбыз Айзат тулай торакта яшәгәндә туды. Бүлмә сигезенче катта, лифт эшләми. Балага ике яшь тулганчы шунда тордык әле. Гөлназ белән 27 ел бергә гомер итәбез. Ул өйдәге тормышның кыйбласын, тәртибен көйләүче компас сыман. Мин кайбер нәрсәләргә җиңелрәк карыйм, булыр әле, вакыты җитмәгәндер, дим, ә аңа төгәл кирәк. Ул план белән эшли, оештыра белә. Планлы эш таркалмый.
 
— Улларыгыз кайсы юлны сайлады?
— Бабалары юлыннан киттеләр, икесе дә укытучы һөнәрен сайлады. Әтием Шамил озак еллар мәктәптә укытты. Олы улыбыз Айзат КФУның инглиз һәм немец телләре факультетын тәмамлады. Хәзер магистратурада белем ала. Казанның 2 нче лицеенда инглиз теле укыта. Кече улыбыз Аяз да шул бүлектә укый. Интернатта тәрбияче булып эшли.

— Сезне соңгы арада спорт ярышларында еш күрәбез. Ничек спортка тартылдыгыз?
— Мин бит спортфакка укырга керергә хыялланып йөрдем, бер балл гына җитмәде. Күп марафонда катнашып, алдынгы урыннар яуладым. Ул медальләрне өйдәге кадак кына күтәреп тора алмагач, эшкә алып килдем.
 
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 12.12.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar