|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2022 Милләт
Казанда элмә такталарда иң күп хата табучыларны бүләкләделәр (ФОТО)Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татар телендәге элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклауга Татарстанда яшәүчеләрне җәлеп итү буенча бәйге җиңүчеләрен котладылар. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән агымдагы елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы платформасында узды. Төп оештыручы – Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. Бәйгенең модераторы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы платформасында «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясе буенча барлыгы 6 663 гариза кабул ителде.
|
Иң күп укылган
|