|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2022 Мәдәният
"Шәрык клубында" яңа театраль тамаша премьерасы көтелә21 декабрьдә "Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында Галиәсгар Камалның «Безнең шәһәр серләре» пьесасына нигезләнгән яңа театраль тамаша премьерасы көтелә. "Шәрык клубы" кунакларына ХХ гасыр башындагы музыкаль-әдәби кичә һәм аның «мәгърифәтле» тамашачылары турында театр фантазиясе тәкъдим ителәчәк. Әлеге геройлар арасында сәнгатькә гашыйк кешеләр дә, аңа каршы килүчеләр дә (хәзер инде сәер тоелса да, театр сәнгате формалашкан вакытта андый персонажлар да очраган) бар. Билетны әлеге сылтама аша алып була.
--- |
Иң күп укылган
|