|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2011 Мәдәният
![]() Хаҗи әфәнде өйләнә12 мартта К.Тинчурин театры Мәскәү тамашачысын Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясе (реж. Рәшит Заһидуллин) белән сөендерәчәк. Тамаша Мәскәүнең Зуев исемендәге мәдәният сараенда үтәчәк. Әлеге сәяхәт театрның күренекле, ТР халык һәм РФ атказанган артисты Наил Шәйхетдиновның 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырыла. Спектакльдәге төп роль – Хаҗи әфәндене Наил Шәйхетдинов башкара. Тамашада шулай ук ТР халык, РФ атказанган артисты Исламия Мәхмүтова, ТР халык артисты Ләлә Миңнуллина һ.б. артистлар катнаша.
Әлеге спектакль 28 февральдә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концерт залында, 1-2 мартта Түбән Каманың Халык иҗат йортында, 17-18 мартта Наил Шәйхетдиновның туган ягы Чирмешән районында (17се – туган авылы Лашманда, 18е – Чирмешәннең үзендә) күрсәтеләчәк.
25 мартта исә Тинчурин театрында “Хаҗи әфәнде өйләнә” Наил Шәйхетдиновның бенефис спектакле буларак уйнала. Юбилей кичәсенә артистның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре килер дип көтелә.
Элемтәләр өчен телефон: 236-69-96
|
Иң күп укылган
|