поиск новостей
  • 28.01 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 17:00
  • 29.01 "Утка очкан күбәләктәй…"Тинчурин театры. 17:00
  • 30.01 «Бәхет елы». Татар китабы йорты. 18:00, 20:00
  • 01.02 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 18:30
  • 02.02 "Гомер буе сине көтәм". Тинчурин театры. 18:30
  • 03.02 "Мәдинә". Тинчурин театры. 18:30
  • 04.02 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры. 17:00
  • 05.02 "Кияүләр". Тинчурин театры. 17:00
  • 07.02 "Назлы кияү". Тинчурин театры. 18:30
  • 07.02 "Гәүһәр" нәфис сүз һәм татар биюе фестивале, КЦ "Чулпан", 15:00
  • 08.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр". Тинчурин театры. 18:30
  • 09.02 "Идегәй". Тинчурин театры. 18:30
  • 10.02 Концерт группы Кино. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.02 "Алай түгел, болай ул". Тинчурин театры. 18:30
  • 11.02 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 17:00
  • 12.02 "Өч аршын җир". Тинчурин театры. 17:00
  • 14.02 "Гашыйклар тавы". Тинчурин театры. 18:30
  • 15.02 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 18.02 "Ашина". Тинчурин театры. 17:00
  • 19.02 "Акча бездә бер букча". Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 28 Гыйнвар
  • Әнвәр Нургалиев - җырчы
  • Айгөл Зәйнуллина - җырчы
  • Наил Хәмидулиин - көрәшче
  • Энҗе Шиһапова - актриса
  • Наил Мортазин - композитор
  • Продаётся однокомнатная квартира в Советском районе г.Казань. тел.89503270154
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Казаннын Завойский урамында 2 булмэле зур фатирны арендага бирэм. 89178738213 комиссия юк.
  • Казан шәһәрендә 1 булмәле квартир снимать итәбез( 2 татар мөселман кызлары). Гвардейская, Даурская урам тирәләре. 89506659890
  • Питрэч районы Юнусова авылы. Шэл сатыла кэжэ жоныннан 2 шт. 2000 сум. Алфинур 89093080463
  • Казанда яисэ шэхэр тирэсендэ квартиралар, ойлэр ремонтлыйбыз (штукатурка, шпатлевка, обои ябыштыру, ванна булмэлэре, плитка, электрика, буяу эшлэре х.б.). Эш тэҗрибэсе зур, оста куллар, чисталык, матурлык. Килеп улчэп, карап киту бушлай. Уртача бэялэр. 89061103971 Рушан.
  • Йомырка сатыла 75сум. 57 квартал 89372917054
  • Ремонт квартир в Казани 89656006358
  • Продам Овцы беременные и Овцы с Ягнятами. Породы чистокровные Эдельбаевские, а также помеси с Катумскими баранами и Дорперы. Ягнята рождаются от баранов Эдельбаевских, от Катумских и от Дорперов. Матери от разных пород овец. Мясо молодой баранины тушками и по килограмму. Звоните или пишите в личку. Балтасинский рн. 89874245531.
  • Пианино ("Сюита") сатыла. Яхшы хәлдә. Бәясе - 1000 сум. Казанда, Ямашев проспектында. Самовывоз. 89172592831 (Фәрит)
Архив
 
07.12.2022 Шоу-бизнес

Данир Сабировны җырлата-җырлата кыйнаганнар. Икенче көнне үч алган

Танылган пародия остасы, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров үзенең тормышында булган кызыклы мизгелләр турында сөйләвен дәвам итә. Күптән түгел ул социаль челтәрләрдә тагын бер шундый кызыклы язма урнаштырган.

“Авылда син олы малайларга аракы “куярга” тиешсең. Үзенчә шундый понятие бу. Ә мин алар кураена биергә яратмый идем. Чөнки яшьтәшләремнән күреп беләм, аларга бер бөгелсәң, аннары гел бөгәләр сине. “Шут”, “Артист” дип, мине беркөнне кыйнарга булдылар. “Ярырга” сүзе бу очракта ныграк килешәдер. Әле алар, мыскыл итеп, башта җырларга куша иделәр.

“Әйтмә син авыр сүз, әйтмә, түз”, – дип сузам да, берне китереп чәпиләр. Әле бит алар өч егет. “Бик кыска, әй кыска гомерләр”,  – дип дәвам итәм, тагы сугалар миңа... Шулай җырлатып кыйнадылар мине”…

Әмма ул вакытта бер дә кызык булмады... “Пацанский закон”ы да бар бит: алар сукканда син сдача бирергә тиешсең. Миңа шул спорт ярдәм итә иде:  үземчә сдачасын бирә идем. Мин беркайчан да “блатной” да булмадым, “лох” та булмадым. Уртача дулкында йөрдем шунда.

Бик каты эләкте миңа. Шундый әрнү, ачу, курку белән кереп йокларга яттым.

Икенче көнне Азнакайга кайттым. Анда минем блатной  танышларым бар иде. Авыл егетләре мине кыйнаганнарын аларга сөйләдем. 2 боксер егет танышларым, Ауди 100 машинасында йөриләр. Бик крутойлар инде. Тулай торактагы дустым Азамат белән блатнойларның Аудиена утырдык та, киттек Сәпәйгә. Алар икесе алда, без артта утырабыз.

Ул көнне клуб эшләми, яшьләр садик янына җыелган. Ә мине кыйнаган егетнең читтән килгәннәргә бераз ялагайлана торган гадәте бар иде. Затлы машинаны күрү белән бу безнең янга килде. Руль артынагы егет ипләп кенә тәрәзәсен төшерде дә, миңа борылып: “Это он?”, – ди. Мин әйе дип баш кактым.

Руль артында утырган килеш тәрәзә  аша аңа берне сукты да, теге егет шундук ауды. Боксерлар машинадан чыкты да, аны капотка утыртып: “Сейчас послушаем как ты поешь”, – диделәр. Ул вакытта “Бьет по глазам” дигән җыр популяр иде. “Бьёт по глазам адреналин”, – дип сузып җибәрде бу егет һәм аңа берне күзенә китереп чәпиләр. “Переживём, ну и чёрт с ним”, – ди, тагы  берне чәпиләр. Каты эләкте аңа, хәтта җәлләдем үзен.

Һәм шул көннән бирле Сәпәй дискотекаларында мин иркенләп йөри башладым. Тик, кызганыч... Мине кыйнаган малайларның берсе үз юлын төрмәдә тапты, ә икенчесе былтыр бакыйлыкка киткән дип ишеттем..."
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.12.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar