|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Давыл балалар бакчасы түбәсен җимергәнБайкал арты башкаласы Читада көчле җил балалар бакчасы түбәсенең бер өлешен кубарып алып аткан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итәләр. Ведомствода белдерүләренчә, бу хәл вакытында бакчада 77 бала һәм учреждение персоналы булган. Алар барысы да бинадан эвакуацияләнгән. “Җимерелгән түбәнең шактый өлеше сүтелгән, территорияне балалар бакчасы һәм шәһәр хакимияте хезмәткәрләре җыештыра”, – диләр коткаручылар.
Әйткәндәй, 6 декабрь төнендә көчле давыл крайның мәдәни училище бинасы түбәсен алмаштырырга әзерләп куелган профнастилларны очырып төшергән. Әлеге вакытта бина башында түбәне ремонтлыйлар.
“Зыян килмәде. Бина түбәсе җимерелмәде. Хезмәткәрләр яисә студентлар арасында каза күрүчеләр юк”, – диелә төбәкнең мәдәният министрлыгы хәбәрендә.
Шулай шул, бездә салкыннар өстенлек итсә, кайдадыр җил котыра...
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:lenta75.ru
--- |
Иң күп укылган
|