|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2022 Сәясәт
Путин 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен өстәмә пособие кертте
3 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары ана капиталы акчаларыннан ай саен пособие ала алачак. Бүген Россия Президенты Владимир Путин тиешле законга кул куйды. Үзгәрешләр «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» һәм «Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында»гы законнарга кертелә. Хәзер өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр ана капиталыннан бала өчен пособие ала алачак.
Аның күләме бер яшәү минимумына тигез була, дип яза Татар-информ.
Өстәмә түләүдән уртача керем җан башына яшәү минимумыннан ике тапкыр артмаган гаиләләр файдалана алачак.
Фото: Кремлин.ру
--- |
Иң күп укылган
|