|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2022 Фаҗига
Алты яшьлек бала алты көн газапланып үлдеБашкортстанның Хәйбулла районында булган шартлауда алты яшьлек бала, тәненең 90 проценты пешеп, алты көн газапланып үлгән иде. Зилаер районара суды янгын-коткару часте каравыл начальнигына карата саксызлык аркасында бала үлеменә китергән ваемсызлык өчен хөкем карары чыгарган. Бу хакта Башкортстан Прокуратурасы хәбәр итә.
Судта ачыкланганча, узган елның августында гаражда янгын сүндерү барышында ул хезмәткәрләргә ягулык катнашмасы белән тулы металл мичкәне урамга чыгарырга кушкан. Алар, куркыныч объектны ачык урында калдырып, янгын частена әйләнеп кайтырга карар иткән.
Янгынны сүндергәннән соң бер сәгать ярым вакыт узгач, бу мичкә янына ике бала килгән, шул вакытта шартлау булган. Бер бала дәваханәдә вафат булган, икенчесенең сәламәтлегенә авыр зыян килгән.
Каравыл начальнигы үз гаебен танымаган. Суд аңа, шул ук чорга җитәкче вазыйфасын биләү хокукыннан мәхрүм итеп, 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 ел иректән мәхрүм итү билгеләгән, шулай ук 2 миллион сумлык әхлакый зыян өчен компенсация таләпләрен канәгатьләндергән.
Автор:Резида Валитова
--- |
Иң күп укылган
|