|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2022 Фаҗига
![]() Тагын бер шәһәрдә газ шартлаганГаз шартлагач та йортта янгын башланган. Торак бинадан 18 кешене эвакуацияләгәннәр, алар арасында өч бала да бар. Шартлау үзәге икенче катка туры килгән, анда 3 фатир арасындагы стеналар җимерелгән. Заволжьеда газ шартлау Русиядә бер көндә теркәлгән икенче очрак. Моңа кадәр газ-һава катнашмасы Ярославльдә өч катлы йортта бүген иртән шартлаган иде. Вакыйгадан соң ике кешене дәваханәгә алып киткәннәр. Шәһәр мэры Артём Молчанов сүзләре беуенча, шартлаудан соң җимерелгән йорт хәрабәләре астында кешеләр юк.
Кичә, 4 ноябрьдә Нижневартовскида газ шартлау очрагы теркәлде. Shot Телеграм-каналы язуынча, 10 литрлы газ баллоны 67 яшьлек пенсионерның икенче кат фатирында балконында сакланган. Ул аны балыкка йөргәндә кулланган. Шартлау вакытында ир хатыны белән өйдә булган, әле алар реанимациядә. Нәтиҗәдә 15 кеше каза күргән, 4 ир-ат һәм 2 хатын-кыз үлгән.
Фото:vgoroden.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|