поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.12.2022 Мәдәният

Казанда Халыкара татар мәдәнияте үзәкләре фестивале узды

«Әлифба» китабы авторы Сәләй Вагыйзовка Камышлы районы, Татар Байтуганы авылында музей ачу өчен күп тырышлык куйган Нурания Минсәхи кызы Абзалова “Безнең кавем” III Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестиваленең 1 дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.

“Безнең кавем” III Халык¬ара Татар мәдәнияте үзәкләре фестиваленә 100гә якын видео һәм язмалар килгән булган. Жюри, 4 номинация буенча эшләрне карап чыкканнан соң, җиңүчеләрне билгеләгән һәм 80 авторга дипломнар тапшырган. Төркиядән, Эс¬то¬ниядән, Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан, Оренбург, Самара, Кемеров өлкәләреннән, Пермь краеннан, Ханты-Мансийск автоном округыннан килгән эшләрне җирле мохтариятләр, татар мәдәнияте үзәкләре, музейлар, мәктәп-мәдрәсәләр, балалар бакчалары, китапханәләр, мәдәният йортлары, ансамбльләр, мас¬са¬күләм мәгълүмат чаралары җибәргән.
 
Камышлы районында алты ел элек ачылган Сәләй Вагыйзов музее җитәкчесе Нурания Абзалова Әлифба ав-тор¬ларының тиңсез батырлыгын бөтен дөньяга таныту өчен бик күп эшләр башкара. Гомере буе авыл фельд¬шеры булып эшләгән тынгысыз хатынның үҗәтлеге нәтиҗәсендә, район администрациясе һәм Татарстан ярдәмендә Әлифба авторлары яшәгән йорт урынында яңа өй калкып чыга, Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың шәхси әйберләре, китаплары, хатлары җыеп туплана, музейга чын татар өе рухы өрелә. Музей җитәкчесе туган авылында шундый кеше туып-үскәнен бөтен дөньяга белдерү өчен күпсанлы конкурс-фестивальләрдә, төрле чараларда катнашып, музейда узган чаралар турында газета-журналларда язып, Россия татарларын Сәләй Вагыйзов музеена җәлеп итә.  
 
Менә “Безнең кавем” III Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестивале уздырылу турында ишеткәч тә, ул кат¬нашырга карар кыла һәм, нәтиҗәдә, I дәрәҗә диплом алу бәхетенә ирешә. “Хәтта Тал¬лин татарлары да шалтыратып, музеебыз белән кызыксындылар, эшчәнлегемне бик югары бәяләделәр. Ә бүләк алу өчен Казанга барырга кирәк булгач, район администрациясе дә эшемне хуплап, машина бирде. Кызганычка, ул көнне юлларда бозлавык иде, ерак юлга чыгып китә алмадык. Ләкин бүләксез калмадым, сез шалтыратыр алдыннан гына поч¬та хезмәткәре кулыма бандероль китереп тоттырды. Ачып карасам, жюри әгъзалары  минем исемгә I дәрәҗә Диплом һәм зиннәтле итеп бастырылган Габдулла Тукай әсәрләре китабын җибәргәннәр. Күземә яшьләр килде хәтта. Минем тыйнак хезмәтемне, Татарстаннан читтә булган татар авылында эшләп килгән музеебызны шулай югары бәяләгәннәре өчен чиксез рәхмәтләремне үзебезнең “Бердәмлек” газетасы аша җиткерәм”, - дип, шатлыгы белән уртаклашты Нурания Минсәхи кызы.  
 
Фестивальгә килгән бөтен язмалар да “Безнең кавем” китабында бастырылып чыгачак.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 03.12.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»