поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.02.2011 Шоу-бизнес

Кем син, безнең заман герое? (ФОТО)

Безнең заман герое кем ул? Ә заманыбыз үзе нинди? Безнең тормышның мәгънәсе нидә? Һәр чор кешесе үзенә шундый сорау биреп карый торгандыр. Шактый язучылар бу хакта уйлана, әсәрләрен иҗат итә. Әлеге темаларны узган гасырда “Безнең заман герое” әсәрендә Лермонтов ук күтәргән. Менә шундый сорауларга безнең җырчыларыбыз режиссерлары Дамир Барышев белән “Минем заманам” фильмында җавап эзлиләр, дисәк тә була.

Фильмның беренче сценариен Әбри Хәбриев белән Алмаз Корбанов бергә яза. Ә эш барышында бергәләп аны фильм итеп төшерергә әзерлиләр. Геройларны да үзләренең янәшәсендәге кешеләр арасыннан эзли алар. Шулай итеп, рольләрдә – Әбри Хәбриев буларак билгеле Данияр, тамашачы Шакур итеп кабул иткән Алмаз Корбанов, Ләйсән Нуруллина, Айрат Ильясов, Илдар Хуҗа. Минем карашка, фильм караучыга иң нык тәэсир итәчәк герой ул – Алмаз Корбановныкыдыр. Барлык серләрне дә ачып бетерсәм, тамашачы миңа үзе үк үпкәләр, мөгаен. Шуны истә тотып, фильмның эчтәлегенә башка кагылмам. 

Фильмны тәкъдир итү үткәннән соң, дискны сатып алып, дуслар белән “Минем заманам”ны карап чыктык. Һәм бер дә үкенмәдек, фильм өметләребезне аклады. Шунысын да билгеләп үтик: фильм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән. Өлкәнрәк буында ул, бәлки, башка хисләр дә уятыр. Мавыктыргыч сюжет, күңел кичерешләрен ачардай музыкаль бизәлеш, кызыклы кадрлар, актерлар һәм, көтелгән хеппи-энд булмыйча, кызганыч чишелеш... Болар бар да фильмны яңадан бер утырып карау теләге уятты. Шунысын да билгеләп үтик: режиссер Дамир Барышев әйтүенчә, әлеге фильмның бюджеты бик кечкенә булган, монда күп нәрсә актерларыбызның энтузиазмыннан торды, ди. Игътибарлы тамашачыга моның кайсыдыр моментлары сизелер. Ул да булса, кайбер күренешләрнең студиядә яздырылуы. Актерлар исә моны “шактый катлаулы процесс” диләр. Тәкъдим итү вакытында “Минем заманам”ның икенче өлешен дә төшерү теләге барлыгын әйтте геройларыбыз. Әлеге фильмда роль алганда “Башкарып чыга алырмынмы?” кебек сораулар булганмы? Башкарган геройлары белән үзләре арасында охшашлык бармы? Фильмда төшү тәҗрибәсе моңарчы булганмы? Эш бетеп, фильмны караганда, нәрсәнедер үзгәртү теләге туганмы? Канәгать калганнармы?

Икенче өлештә ниләр көтәргә? Әйдәгез, фильмнан алган тәэсирләрен аларның үзләреннән сорыйк. 

Динара ролендә – Ләйсән Нуруллина

— Без башта барыбыз да, утырып, ул героиняның ниндирәк булуын уйладык, шуннан соң героиняны уйнарга миңа тәкъдим иттеләр. Төп геройлар Динар (Әбри), Әмир (Шакур) һәм режиссёр Дамир Барышев белән сөйләшеп киңәшләшкәннән соң, рольләр өстендә эшләп, репетицияләребезне башладык. Фильмда төшәргә ризалык биргәндә, минем аның турында уйларга вакытым да булмады, чөнки без әлеге эшкә кереп чумган идек инде. Башкарган героиням белән үзем арасында бернинди дә охшашлык тоймыйм. Тик мин актриса, шуңа бу рольне җиренә җиткереп башкарырга тырыштым, аңа бар җылымны салдым.

Моңарчы минем бары тик эпизодларда гына төшкәнем бар иде. Тик бу тәҗрибә дә ярап куйды. Миңа уйнау кыен булмады. Хәер, монда режиссерга, актерларга рәхмәт әйтергә кирәктер, аларның ярдәмен мин һәрчак тоеп тордым.

Динар ролен башкаручы Әбри Хәбриев

— Төп рольләрнең берсен уйнарга алынганда, әлбәттә, икеләнү хисем булды. Тик җитди роль уйнау теләге зуррак булып чыкты. Үземне икенче амплуада сынап карыйсым килде. Төшерү процессы барышында җитди рольдә уйнауның тәмен тагын да ныграк тойдым. Романтик булуым белән, бәлкем, героем белән охшашлыклар бардыр да. Ә башка очракларның тормышымда булганы юк. Образга килгәндә, азмы-күпме охшашлыклар чагыла да кебек. Моңарчы “Әтәчсез иртә ни китерә?” фильмында эпизодик нотариус ролен башкарган идем. Ул вакытта әле фильм төшерү белән кызыксыну дигән нәрсә юк, бары тик уйнау гына. Ә “Минем заманам” фильмында актёр буларак кына түгел, үземне башка өлкәдә дә сынадым. Дөресрәге, сынадык, чөнки барыбыз да бу фильмны эшләгәндә зур көч түктек. Оештыру, әзерләү, репетиция, инвентарь... барысын да үзебез барладык.

Тулысынча фильмнан канәгатьмен. Үзгәртә башласаң, туктап булмый ул, һәм үзгәртү процессы бик озакка сузылырга мөмкин. Бу җир ошамый, теге җирендә җитешсезлек бар. Кайвакыт биш-алты тапкыр караган эпизод кинәт кенә ошамаска мөмкин. Икенче өлеш турында әле сүз куертырга иртәдер, чөнки әле беренче кисәге чыгып, тамашачы арасына таралмаган. Фильмны караган кешеләрнең фикерләрен ишетмичә, әле икенче кисәк турында уйлыйсы да юк. Мин Америка фильмнарының күбесенә хас булган хеппи-эндтан туйдым. Әлбәттә, бу барлык яхшы тәмамланган фильмнарга кагылмый. Күбрәк интригалы фильм ахырларын яратам. Тамашачы арасында нәфис фильм дискуссия уята икән, димәк, ул начар фильм түгел. 

Әмир ролен башкарган Алмаз Корбанов

— Үзем белән башкарган героем арасында охшашлык кына түгел, тәңгәл килү дә бар дип саныйм. Характерларыбыз 99% охшаган! Әмма бердәнбер аермабыз – ул безнең төрле урыннарда эшләвебез.

Мондый җитди фильмда төшү тәҗрибәм юк иде.

Әлбәттә, үзгәртәсе килгән урыннар булды. Әйткәнемчә, беренче тәҗрибә бит. Тик тулаем алганда, ахыргы нәтиҗәдән канәгать калдым дип әйтә алам.

Ә менә икенче өлешнең вакыйгаларын мин инде төгәл беләм! Икенче өлешнең сценариен йөргән кызым белән язып бетердек. Тиздән Әбри Хәбриевкә hәм Дамир Барышевка күрсәтергә планлаштырабыз, аннан соң корректировка hәм җитмәгән яки канәгатьләндермәгән моментларны үзгәртү өстендә эш башларга җыенабыз.

Дамир Барышев – режиссер

— Егетләр миңа сценарий алып килгәндә, ул сез карап чыккан фильмга әллә ни охшамаган иде. Боевик жанрындагы кино булыр дигән күзаллау бар иде. Тик һәр эшкә алынганда үз алдыңа сорау куясың. Син әлеге эшең белән ни әйтергә телисең? Без аның аша тормыш кыйммәтләре ни булуын ачыкларга тырыштык. Тик бу сорауга төгәл җавапны биреп булмый. Һәркемнең үз фикере бу хакта. Без тамашачыга “Ә синең тормыш мәгънәң нәрсәдә соң?” дигән сорау җиткерергә тырыштык.

Билгеле, мавыктыргыч фильмның үз кагыйдәләре була. Атыш, үтерештән генә тора алмый ул. Шуңа без монда параллель геройлар керттек. Матур хисләргә дә урын бирдек. Геройлар янәшәдәге кешеләр арасыннан сайланды. Шрам роленә генә кеше таба алмый аптырап тордык башта. Тик бер көнне Айрат Ильясовны күреп алдым. Ул вакытта шулкадәр кәефсез, борчулы, кемгәдер ачулы иде Айрат. Шунда егетләргә ымлыйм, менә бит бер дигән Шрам, янәсе.

Икенче кисәккә килгәндә, әле аның эшенә керешергә иртәрәктер дип саныйм. Алмаз Корбанов инде миңа сценариесе әзер булуын да әйтте. Образлы рәвештә фильм төшереп чыгуны тауга менү белән чагыштырып булыр иде. Ә икенче өлеше – ул инде яңа биеклек. Анысын яулар өчен монысыннан төшеп, яңадан эшкә керешергә кирәк. Ә мин әле монысыннан төшеп җитмәгән. Алдагысын күз күрер анысы. Тик икенче өлеш ел, ел ярымнан да иртәрәк булыр дип уйламыйм мин.

Әлегә менә шундый фикерләр. Әлеге фильмны әзерләүчеләр тамашачы күңеленә үз фикерләрен илтеп җиткерер дип ышанып калыйк. Үз язмышыбызны мәгънәле итеп яшик, янәшәдәгеләребезгә битараф булмыйк, бу дөньяга юкка гына килмәгән бит без диясе килә.

“Музыкаль каймак” газетасыннан

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12


Лилия НИГЪМӘТҖАНОВА
Барс-Медиа
№ --- | 23.02.2011
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»