|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2022 Җәмгыять
Җиде малай тәрбияләгән Маһирә апа: «Берне генә «ямадым». Шулай итмәсәң, тәрбияләп булмый»Чыбыкны яшьтән бөгәргә кирәк. Лаеш районы Кече Елга авылында яшәүче Маһирә апа Шәвәлиева бала тәрбияләүнең иң төп кагыйдәсе дип әнә шуны атый. Бигрәк тә ир бала үстерүчеләр колагына әйтелгән сүзләр бу. Җиде малай тәрбияләгән Маһирә апа белми әйтмәс! Лачындай егетләр үстереп кенә калмыйча, аларны чит җиргә таратмыйча саклап та кала алган ул. Җиде улы да авылда төпләнеп яши. Киленнәре дә – шушы Кече Елга авылыннан.
Шәвәлиевләрнең иң өлкәне – Нургали абый белән Маһирә апа яшәгән йортка таба атлыйбыз. Тугызынчы дистәсен ваклаучы ак әби бүген болын кадәр иркен, төзек йортта төпчек улы белән яшәп ята. «Авылда калмау турында уйлап та карамадык. Менә бу өйне энекәшләр белән бергә салдык. Аннары һәркайсыбызга йорт күтәрдек. Бөтен эшне бергә-бергә, үзебез башкарып чыктык. Читтән кеше яллап эшләтү уе башыбызга да килмәде», – ди Нургали абый.
Гаҗәп бит! Тырышлыкларына гына түгел, бердәмлекләренә дә сокланырлык! Нургали абый үзе моны әти-әни тәрбиясе җимеше дип атый. «Әнидән күбрәк курка идек. Сүз белән әйтеп тормый, күз карашы белән генә тыңлата иде ул безне. Кечкенәдән эшләп үстек. Безнең гаиләдә эшне ирнекенә-хатынныкына бүлеп тору дигән нәрсә булмады. Көнлек эш бүленгән иде: кемдер ашарга пешерә, кемдер мал карый, кемдер өй җыештыра. Кечерәк балаларны карау да безнең өстә булды», – дип искә ала Нургали абый.
Бүген авылда механизатор булып эшли ул. Бертуган Шәвәлиевләрнең җидесе дә, әтиләре эшен дәвам иттереп, шушы һөнәрне сайлаган. Колхозлар таралып, дөньялар үзгәргәч кенә, күбесенә башка юлдан китәргә туры килгән.
Нургали абыйны тыңлагач, җиде ул үстергән батыр ананы күрәсе килү теләге тагын да көчәйде. Без килеп кергәндә, Маһирә апаның төшке аш әзерләп йөргән чагы иде. Әллә кайдан елмаеп каршы алды ул. Тугызынчы дистәсен ваклый димәссең дә! Бер эш белән мәш килгәндә, берочтан әллә ничә эш башкарырга өлгерә. Тик утырып тора торганнардан түгел. Шушы яшендә бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерүен, аннары шулардан кышка кайнатма, консервланган ризыклар әзерләвен белгәч, бөтенләй гаҗәпкә калдым.
– Малайларны да шушы эш белән җиңдем инде мин, – дип елмая үзе. – Котырып уйный башласалар, эш куша идем. Әтиләре колхоз эшеннән кайтып керә алмагач, аларны тәрбияләү минем өстә булды. Бик кырыс идем. Сорамыйча урманга китсәләр, артларыннан барып, җилтерәтеп алып кайтам. Бездә әти-әнигә каршы сүз әйтү дигән нәрсә юк иде. Берне генә «ямадым». Шулай итмәсәң, җиде малай үстереп булмый. Кызларны да җиңеп булмый әле. Чыбыкны яшьтән бөгәргә кирәк, – ди Маһирә апа.
Нургали абый бу урында балачактан бер очракны искә алды. Язгы ташу вакытында аздан гына исән калган икән ул. «Безнең артта гына инеш бар. Ташу вакытында ярларыннан ташып чыга ул. Әни: «Суга якын бармагыз», – дип, гел кисәтеп торса да, барыбер бардым шунда. Ничек агып китүемне аңышмыйча да калдым. Иии, әнидән эләкте инде кайткач! Резин итек өзелеп чыкканчы кыйнады. Әле дә бүгенгедәй күз алдында тора шул вакыйга», – ди Нургали абый.
Андый чакта кырыс булуның артыгы юк, билгеле. Балачакта салынган тәрбия гомер буе озата бара бит. Дөресен генә әйткәндә, Маһирә апаның уллары әле бүген дә әниләреннән бераз шүрләп тора. Инде үзләре дә ир уртасы булган малайларның күз карашыннан ук аңлашыла бу. Әни кешегә чиксез хөрмәт һәм рәхмәт катыш шүрләү ул. Маһирә апа моны үзе дә яшерми.
– Улларым әле дә миннән куркып торалар. Төп булышчыларым булдылар. Сыер да савыштылар, идәннәр дә юыштылар. Киленнәремнән дә уңдым, Аллаһка шөкер. Гел килеп, хәл белешеп, ярдәм итеп торалар. Балаларымның тормышларына карап сөенәм, шөкер итәм. Әтинең: «Балаларыгызны теләсә кая таратмагыз, читкә чыгарып йөртмәгез», – дигән сүзе бар иде. Мин аларны җибәрмәс тә идем. Үзләре дә китәргә теләмәде, – ди Маһирә апа.
Шул рәвешле бертуган Шәвәлиевләр – туган нигезне генә түгел, туган авылны да саклаучылар. «Тырышкан кеше авылда да менә дигән итеп яши ала. Зарланган кешегә зар өчен сәбәп җитәрлек», – ди алар үзләре дә. Тырышлар рәтенә керүләре белән бәхетле алар.
Динә Гыйлаҗиева
--- |
Иң күп укылган
|