|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2022 Криминал
![]() Үзе эшләгән кибетне 14 миллионга талап качканУфада «Мега» сәүдә үзәгендәге 22 яшьлек кибет сатучысы 14 млн. сумлык кыйммәтле әйберләр урлап качкан. Кызның соңгы эш көне 19 ноябрьдә булганы билгеле. Өлкән сатучы буларак, ул кече хезмәттәшен өенә кайтарып җибәргән һәм, берүзе калгач, кибет киштәләрен һәм сейфларны алтын һәм бриллиантлардан чистартырга керешкән. 22:00 сәгатьтә ул җәүһәрләрне ике картон тартмага сала, кибетне бикли һәм арендага алынган фатирына такси белән барып җитә. Икенче көнне 11:00 сәгатьтә ул подъезддан чыга да гаип була.
Иртән "Ювелир кибете" хезмәткәрләре салонны ачкан һәм өлкән сатучыга шалтыратырга тырышкан. Арендага алынган фатирында аның әйберләре табылган. Полицейскийлар каракның әнисе белән элемтәгә кергән һәм тегесе кызының ике ай элек Уфага акча эшләргә киткәнен әйткән, шуннан бирле күрмәгән.
Кызның хезмәттәшләре аны бик тыныч, аз сөйләшә торган дип белдерә. Кемдер аны котырткан булуы мөмкин дигән фараз бар.
фото: социаль челтәрләр
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|