поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.11.2022 Язмыш

Ислам динен кабул иткән Алёша-Аяз: «Абыем да динен, исемен алыштырды. Әнием каршы килмәде»

Яңа Чишмә районының Зирекле авылына баргач, юлыбыз мәдәният йортына төште. Анда безне, елмаеп, Алексей исемле яшь кенә егет каршы алды. Аралаша-сөйләшә торгач, егетебезнең бик тә үзенчәлекле сыйфатлары, күркәм гадәтләре барлыгы ачыкланды.

Заманында Алексей Тушнинскийның бабалары күршедәге Красновидово авылында яшәгән булган икән. Ул авыл таркалгач, гаиләләре Зиреклегә күченгән. Татар авылында гомер итү балаларның телендә, көнкүрешендә генә түгел, диннәрендә дә чагылыш тапкан: алты ел элек Алексей динен алыштырган.
 
– Рус милләтеннән булсам да, ислам дине һәрвакыт минем янәшәдә булды, – дип аңлата егет әлеге карарын. – Татар авылында туып-үскәч, кечкенәдән үк мәчеткә йөрдем. Моннан тыш, мәктәптә Ильяс хәзрәт Сөләйманов дин сабаклары бирә иде. Соңыннан мәчет каршындагы мәдрәсәдә белем алдым. Рамазан айларында хәзрәткә ифтарлар әзерләшергә, башка дини мәҗлесләрдә ярдәм итә идем. Шуңа күрә 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, ислам динен кабул итәргә кирәк дигән карарга килдем. Минем, ниһаять, бер Аллаһка мөрәҗәгать итәсем килде.
 
Ислам динен кабул иткәч, Алексей Аяз исемен алган. Шулай итеп, ифтар мәҗлесе вакытында егет чын мөселман булган. Гаиләсе Аязның бу җитди карарын аңлап кабул иткән. Хәер, 1,5 ел элек алдан бертуган абыйсы да ислам диненә күчкән булган.
 
– Без – ишле гаилә. Дүрт туганым бар. Абыем да исем-фамилиясен тулысынча үзгәртеп, аларны документта рәсмиләштерде. Дмитрий Тушнинский иде. Хәзер Динар Сафин булып йөри. Әнием аны да, мине дә аңлады, каршы килмәде. Үзе православие динендә булса да, исламны бик хөрмәт итә. Йортта ике дин бәйрәмнәрен дә уздырабыз. Башка туганнарым да безгә хөрмәт белән карый, – ди ул.
 
Бер милләт һәм ике дин вәкиле яшәгән йортта үзара аралашулар күбрәк татар телендә икән.
 
– Әнием дә, туганнарым да татарча аңлый, сөйләшә. Хәтта бабам да күпчелек татар сүзләрен аңлый. Тик аның янында барыбер күбрәк русча сөйләшәбез, – ди Аяз.
 
Аяз исемен алыштырса да, документта аны рәсми рәвештә теркәмәгән. Шуңа күрә ул тормышта ике исем белән йөри. Яңа танышлыклар булдырганда, егет үзен Аяз дип таныштырса,  документ күрсәтергә кирәк булганда, Алексейга әйләнә.
 
– Киләчәктә документларымны да алыштырырмын, дип уйлыйм. Тик әлегә моның өчен шактый вакыт һәм акча кирәк. Ләкин алыштырмыйча да булмый, чөнки ике исем белән йөрү тормышымда нык чагылыш таба, – ди ул. – Ислам динен кабул иткәннән соң, тормышымдагы, гаиләдәге һәм эштәге үзгәрешләр бик нык сизелә. Тик алар гел уңай гына түгел, чөнки миңа ике исем белән яшәүнең авыр буласын алдан ук әйткәннәр иде.  Еш кына икеләнәм, сайлау алдында калам. Мәсәлән, уку белән ни эшлисен әле дә хәл итмәдем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, КФУның Чаллыдагы филиалында дизайн сәнгате факультетында укыган идем. Тик аны тәмамламадым, авылга кире кайттым. Хәзер аны тәмамларгамы-юкмы дип уйланам.
 
Әлеге көндә Алеша-Аяз авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли. Авыл балаларына түгәрәкләр оештырып, аларны сәнгатькә тарта.
 
– Авылдашлар арасында мине ислам диненә хәзрәтнең басымы аркасында килде, дип уйлаучылар да бар. Юк, һич кенә дә алай түгел. Бу бары тик үземнең генә карарым иде. Мәчеткә яратып йөрим, кирәк булса, хәзрәткә дә ярдәм итәм. Акрынлап догалар да ятлый башлаячакмын, – ди йөзеннән елмаю китмәгән ачык күңелле Алеша-Аяз.
 
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.11.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»