|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2022 Җәмгыять
Урын өстендә ятучы өч бала әнисе: «Хәлем бик авыр, ә бушлай операция ясамыйлар»Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче өч бала әнисе Алинәнең өченче баласын тапкач сәламәтлеге какшап киткән. Йөклелек вакытында хатын-кызның билендә 12 миллиметрлы бүсер тапканнар. Шуның аркасында күпбалалы ана хәзер йөри дә, утыра да алмый. Ул бары тик ятып кына тора. Хәзер табиблар Алинәне ашыгыч операциягә җибәргәннәр, тик гаиләнең моңа акчасы юк.
— Хәлем бик авыр, өч бала карыйм. Ә бушлай операция ясамыйлар. Күпбалалы гаилә өчен мондый хәлдә бернинди ташламалар да юк, — ди Алинә.
Хатын-кыз хәбәр итүенчә, бөтен гаилә бюджеты кредит, ипотека, торак-коммуналь хезмәтләр һәм балаларга ашау өчен китә. Күп балалы ана бары тик тугыз айлык баласына гына пособие ала. Бу хакта Кызыл таң яза.
— Операция түләүле, анализлар түләүле, ничек акча җиткерергә?! — дигән өч бала әнисе.
--- |
Иң күп укылган
|