поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
17.11.2022 Шоу-бизнес

"Сез артистлар туалетта утырганыгызны гына куймыйсыз инде..."

Язабыз, игенчене дә, терлекчене дә, табиблар белән бергә “кызыл зона”га да кереп чыгабыз, укытучылар белән дәресләр дә үткәрәбез. Ә сез кулыгызга газета алгач беренче игенченең комбайн штурвалы артында ничә сәгать утырып эшләве хакында укыйсызмы, әллә инде җырчының ире яисә хатыны белән аерылышканы кызыгракмы?

Юмор остасы Җәвит Шакиров шигырьләр яза башлаган дип хәбәр иткән идек инде. Чираттагы иҗат җимешен ул безгә, ягъни журналистларга багышлаган. Күрәсең, танылган кеше булгач, безнең ишедән Җәвит абый шактый “зыян” күргән, ахры. Җәвит Шакировның талантына сокланып аны мактаучылар да, шигырьдә күтәрелгән теманы күтәреп алып, фикерләрен калдырганнар да бар. Мисал өчен, бер ханым болайрак язган. “Дөрес язгансың, Җәвит. Бераз журналистлар игътибары гади халыкның хезмәтенә дә кирәк. “Шаккатаризм” белән генә шөгыльләнүче жураналистлар да күп”, дип язган (авторның стиле сакланды).
 
Икенче ханым да шундыйрак юнәлештә фикерен калдырган. “Иллә дә дөрес бәя биргәнсез инде. Чыннан да шулай бит. Аптырарсың, хезмәт халкы, сыер савучы, укытучы, табиб, эшче турында язу кызык түгел бугай алар өчен. Халык зарын ишетеп, урынга барып хәл итәр өчен нерваларын да туздырмыйлар. Чит илгə кияүгə чыкканнар турында хəтта "Сөембикə" кебек абруйлы журнал калəм иялəре дə сокланып, тəмлəп язалар?! Шоу, шаккаттыру, юк вакыйганы күпертеп дөньяга чəчү-журналист этикасымы?", дигән.
 
Гафу итегез, ә нишләп мин нервамны бетерергә тиеш ди?! Минем сәламәтлегем сезгә бик мөһим түгел-түгелен. Әмма журналист булдым дигәч тә, психиканы олы яшькә кадәр саклыйсы килә бит әле, апай.
 
“Сез артистлар туалетта утырганыгызны гына куймыйсыз инде. Үзегез мактанасыз бит. Әгәр ошамаганны язсалар, кирәген бирәсез инде. Яратмыйсыз тәнкыйтьне. Ә син җырла, Җәвит. Матур җырлыйсың”, дип фикерен белдергән берәү.
 
Кызык. Бу фикер алышучылар арасында бер генә булса да татар телендә газета яисә журнал яздырып алучы бармы икән? Әллә инде газеталар бетә, аларның гомере 5-10 ел гына дип, матбугат чараларын “үтереп”, журналистларны бетереп ташлаучылар гынамы?
 
Язабыз, игенчене дә, терлекчене дә, табиблар белән бергә “кызыл зона”га да кереп чыгабыз, укытучылар белән дәресләр дә үткәрәбез. Ә сез кулыгызга газета алгач беренче игенченең комбайн штурвалы артында ничә сәгать утырып эшләве хакында укыйсызмы, әллә инде җырчының ире яисә хатыны белән аерылышканы кызыгракмы? Без укучыда зәвык тәрбияләргә, белем, мәгълүмат бирергә тиеш. Әмма зәвыклы материал укылмаса, укучы газетага җырчылар турында язмаганга күрә, язылмаса, безнең хезмәтнең мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт булачак соң?
 
Безгә дә замана белән бергә атларга, яңа технологияләрне кулланырга таләпләр куела. Мисал өчен социаль челтәрләрдә актив булырга, текст кына язып калмыйча, видео, фотога төшерергә... Болар барысы да яхшы, әлбәттә. Әмма замана шаукымы шул ук классик журналистиканы акрынлап бетерә, үтерә, үзенә йота.
 
Атна саен электрон почтама вакансияләр тупланган сайттан миңа хат килә. Соңгы 3-4 атнада матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чараларына катышы булган хезмәтләр исемлеген социаль челтәрләргә менеджерлар, администраторлар вакансияләре тулыландырды. Ә мине иң шаккатырган вакансия ул әлеге социаль челтәрләрдә модель булып эшләү. Андый хезмәткәрләргә 70-120 мең сум күләмендә акча тәкъдим итәләр.
 
Басу-кырларда, ындыр табаннарында, кайнр нокталарда эшләүче журналистларның мондый акчалар төшләренә дә керми.
 
Әйтәсе килгән сүзем шул: тәнкыйтьләү җиңел ул, диванда ятып, телефон аша гына бигрәк тә. Ә сез татар матбугатын, татар журналистикасын үстерү өчен тәкъдимнәрегезне, фикерләрегезне безгә дә әйтегез, языгыз. Килер бер көн: “тик-токер” буыны газетаның нәрсә икәнен дә онытыр. Сезнең дә кулга газета алып укыйсы килер, ә журналистлар инде булмас...
 
P.S. Татар матбугатын үстерергә өлеш кертергә омтылучылар бар икән, “Шәһри Казан”га киләсе елга язылу баруын искә төшерим әле. Тиздән Әниләр бәйрәме! Якын кешеләрегезгә шундый бүләк ясасагыз, алар өйгә газета килгән саен сезне кабат-кабат искә алып, рәхмәт әйтер!
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 17.11.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы