|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2022 Милләт
Петербургта татарлар арасында шахмат турниры уздыШушы көннәрдә Санкт-Петербургның татар мәдәни үзәгендә Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарлар арасында шахмат турниры узды. Турнир үз заманының күренекле шахматчысы - Рәшит Гибәт улы Нәҗметдиновның тууына 110 ел тулуга багышланган иде. Рәшит Нәҗметдинов 1950-60нчы елларда Советлар Союзының иң кызыклы шахматчыларының берсе, халыкара мастер, татар телендә үз-үзеңне укыта торган китап авторы була. Нәҗметдинов үзенең осталыгын үсеп килүче буынга тапшыра һәм Казан һәм Татарстанда җитди, көндәшлеккә сәләтле, Профессиональ шахмат мәктәбенә нигез сала. Шахмат турниры идеясе күптән барлыкка килде. Аны тормышка ашыру белән СПБ “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының рәисе Фирая Рәшитова шөгыльләнде. Шахмат турнирына 16 катнашучы җыелды, аның составына өлкән шахматчылар да, бик яшьләрдер дә керде. Биш мавыктыргыч тур уйналды, эмоцияләр, шатлык һәм аралашу күп иде. Барысы да яхшы кәефтә иде, оттырып, бик озак төшенкелеккә бирелмәделәр. Шахмат уенын яратучы буларак, Татар мәдәни үзәге рәисе Рәис Яркаев шахматчыларны биш комплект шахмат такталары һәм сәгатьләр белән тәэмин итте. Аның урынбасары Шамил Алюшев турнирда үзе дə катнашты һәм җиңүчеләргә һәм җанатарларга оппонентлар белән көрәштә лаеклы бүләкләр тапшырды. Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Казан шахмат мәктәбе эшчәнлеге алдагы очрашулар өчен үрнәк булып тора. Барлык катнашучылар да уенда камилләшүне дәвам итү һәм киләсе тапкыр кабат җыелу теләген белдерделәр. Раилә Әхмәтова, Фирая Рәшитова
--- |
Иң күп укылган
|