поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.02.2011 Дин

“Алтын Урта”да Дамир Исхаков белән бергәлектә ислам буенча алтын урталык эзләнде

Ислам өлкәсендә зур гына үзгәрешләр бара. Бу турыда күп сөйлиләр, күп язалар. Татар мөселман яшьләре алга таба ничек хәрәкәт итәргә тиеш? Бүгенге мөселман яшьләре арасында нинди проблемалар бар?

Иң әүвәл, әлбәттә, ислам өммәтенең нинди юллар үткәнен барлау бик тә мөһим. Күптән түгел генә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә “Татарстанда 20 еллык ислам яңарышы: уңышлар һәм ялгышлар” дип аталган темага түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Кичәдә кунак сыйфатында катнашкан тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков беренче булып сүз алды. Очрашу дәвамында бүген ислам өммәтендә бара торган үзгәрешләр, 20 ел дәвамында үткән юл, көн кадагындагы проблемалар һәм татар мөселман яшьләре алдында торган бурычлар турында сөйләнелде. Сезнең игътибарыгызга милли хәрәкәттә һәм ислам яңарышында актив катнашкан шәхес, ТР Фәннәр академиясе Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Дамир Исхаковның чыгышыннан өзек тәкъдим итәбез.

 

Очрашу 16 февраль көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге нигезендә эшләүче “Алтын Урта” клубында узган иде.

 

  “Безнең, кызганычка каршы, ислам өлкәсендәге мирас бүген дә чыгарылмаган диярлек. Ә мин тарихчы буларак беләм, безнең ислам өлкәсендәге мирасыбыз чама белән 100 томга якын. Әмма хәзерге вакытта шуның бер алтысымы-җидесеме генә чыкты әле. Чит илдәге галимнәрнең әйтүе буенча, татарның ислам өлкәсендәге илаһият хезмәтләре – ул ислам буенча дөньядагы иң яхшы мирасларның берсе. Билгеле, безнең күп кенә интеллигенция вәкилләренең күпчелеге гарәпчә белми. Алар турыдан-туры текст укый алмыйлар. Тәрҗемәләр, аны аңлатып басылган китаплар юк. Безнең мирасның басылмавының начар яклары да булды, моны Вәлиуллла Ягъкуб миңа караганда да яхшырак белә. Безнең яшьләрнең шактые чит илдә укып, читтә булган китаплар безнекенә караганда яхшырак, дип уйлый башлады. Чынлыкта ул алай түгел. Шуны да әйтеп китәргә телим: безнең бабалар исламга бик күптәннән кергәннәр, әмма кайчан кергәннәр дип бик озак бәхәсләшергә мөмкин...

 

  Һәрбер заманның үзенең үзенчәлекләре булган. Безнең бабалар ислам динен кабул иткән вакытта үзләренең милли үзенчәлекләрен саклаганнар. Вәлиулла хәзрәт бу турыда күп тапкырлар язды, мин аның белән абсолют килешәм, бу өлкәдә без аның белән фикердәшләр. Безнең татарның ислам динендә үзенчәлекләре булган, ул бар һәм ул булырга тиеш тә. Без бит гарәп түгел. Без – татарлар. Без – төркиләр. Менә шуңа күрә безнең борынгыдан килгән йолалар, гореф-гадәтләр бар. Аларны безнең борынгы бабаларның мирасы дип әйтергә кирәк. Аны без берничек тә җуя алмыйбыз, чөнки без аны югалтсак, ул вакытта без гарәпкә әйләнәбез. Без – татар икән, ул бездә сакланырга тиеш. Менә безгә шул турыда ныграк уйланырга кирәк иде. Кызганычка каршы, без бу турыда соңрак кына, безнең арага чит агымнар килеп кергәч кенә уйлый башладык.

 

  Беләсезме, еш кына әйтәләр инде, ваһһабчылар, сәләфиләр дип, алар бит туганда ук начар булып тумыйлар. Алар – шулай ук мөселманнар. Әмма алар башка җирлектә формалашкан мөселманнар. Безнең изге китап бер – ул Коръән. Әмма ул изге китапны аңлау, аның буенча үсеш һәрбер халыкта үзенчә булган. Әгәр дә сез Индонезиягә барып карасагыз яисә Һиндстандагы мөселманнарга күз салсак, аларның бит үзенчәлекләре беркая да китмәгән. Безнең дә үзенчәлекләр бар. Шуңа күрә дә без үзебезнең йөзебезне сакларга уйлыйбыз икән, без ул үзенчәлекләрне сакларга тиешбез. Менә мин сезгә бер мисал китерәм. Кеше үлгәннән соң “өчесе”н, “җидесе”н, “кырыгы”н укыту бар бит бездә. Моны бүгенге көндә берәүләр исламга кагылышы бар дип, икенчеләр кагылышы юк дип сөйли. Әмма минем, мәсәлән, бер карт казакъ бабаеннан ишеткән бер этнографның сүзен китерәсем килә, ул бабай болай дип әйткән: “Бу даталар – ана карынында баланың формалашуы белән бәйле. Ана карынында өч көннән соң яңа сыйфат барлыкка килә. Җиде, кырык көннән соң да шулай ук зур үзгәрешләр була. Ә кеше үлгәннән соң исә шул юнәлештә кирегә сүтелә”. Бәлки бу халык сүзе генәдер, әмма аның төркиләрдә шундый трактовкасы булу бик борынгы нәрсәләрнең берсе булуын күрсәтеп тора. Без бу әйберне Согуд Гарәбстанында булган дин әһелләренең артыннан барып юкка чыгарсак, без тарихыбыздагы шушы эзне югалтабыз булып чыга. Мондый әйберләр бик күп, мин моны мисал өчен генә китерәм. Безгә ул якны уйлаган вакытта (мин кайвакыт “татар исламы” дип сөйлим бит), минем белән кайвакыт килешеп бетмиләр, әмма татар өчен хас булган исламның төп үзенчәлекләре бар. Мин аның иң зур үзенчәлеге дип үзебезнең шушы рухи мирасны атар идем. Мин әйттем инде, ул безнең өчен бүгенге көндә безнең каршыда ятмый. Чөнки безнең дин әһелләре, Мәрҗани булсын, Бигиевлар һ. б. булсын, алар бит үз заманнарыннан чыгып трактовка биргәннәр ул әйберләргә. Мин, мәсәлән, галим буларак шундый фикердә: һәрбер буын исламга үзенең карашын булдырырга тиеш. Чөнки заман үзгәрә бит. Изге китап – Коръән шул килеш кала, әмма без аңа таянып яисә аны башта тотып, без заманча фикерләргә тиешбез. Шул әйбер юк икән, син дөньядан төшеп каласың. Шуңа күрә һәр заманның үзенең дин әһелләре һәм идеологлары булырга тиеш. Кызганычка каршы, татарның хәзерге иң начар хәле шунда: татарда зур дин әһелләре юк...”


Нияз САБИРҖАНОВ язып алды
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»