|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2022 Криминал
Илназ Галәвиев 9 кешене үтерүдә үз гаебен тулысынча таныды
Казанның 175нче гимназиясендә атыш турындагы эш буенча гаепләү карарын игълан итә башладылар. Бу эш Татарстан Югары судында башланды, гаепләү позициясен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкләгән дәүләт гаепләүчеләре төркеме хуплый. Гаепләнүче эскәмиясендә - 21 яшьлек казанлы Илназ Галәвиев. Аңа ике һәм аннан күбрәк кешене үтерүдә, гомумкуркыныч ысул белән кылынган һөҗүм итүдә, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмалар җитештерү һәм саклау, шулай ук чит милекне аңлы рәвештә юк итүдә һәм зарарлауда гаепләү белдерелде, дип яза Татар-информ.
Узган суд утырышында Галәвиевка кулга алыну вакытын ярты елга озайттылар. Гаепләнүченең адвокатны алыштыруы ачыкланды. Хәзер аның мәнфәгатьләр берьюлы ике адвокат - Алексей Васильев һәм Владимир Богдан яклаячак. Әмма процесс башланганда Галявиев алардан баш тарткан һәм дәүләт билгеләгән яклаучыны калдырырга теләвен белдергән. Моннан тыш, Галәвиев суд залыннан барлык журналистларны чыгаруны таләп итте.
Соңрак Илназ Галявиев тугыз кешене үтерүдә үз гаебен тулысынча таныды.
--- |
Иң күп укылган
|