|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2022 Шоу-бизнес
Айваз Садыйров: «30 мең сум чамасы калдырдым»
11 ноябрьдә Бөтендөнья шопинг көнен билгеләп узалар икән. Гадәттә, бу көнне кайда да «Ташламалар!», «Отышлы бәяләр!» дигән язулар, кызыл төстәге бәянамәләр күзгә ташлана. Күпләр исә бу көнне «Кара җомга» буларак та белә. Сәхифәбезнең бүгенге кунаклары кибетләрдә йөрергә яратамы? Ташлама һәм акцияләрне күзәтеп тору, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә сатып алу гадәте бармы аларда? Без шуларны белештек. Айваз Садыйров, теле- радио алып баручысы:
– Яшь барган саен, сәүдә үзәкләренә йөрергә яратмый башладым. Аннан кием сайлау – минем өчен бер мәшәкать. Шунлыктан, стилист белән сезонга бер барып килү уңайлырак. Андый танышым бар. Ул миңа нинди кием кирәген сайлап куя, барып киеп карыйм да алам. Алай баш авыртмый. Ә ташламаларга игътибар бирәм үзе. Интернеттан берәр кыйммәтрәк товар алганда, берничә кибетне чагыштырып карыйм. Җыелып барган бонуслар, баллар булса, кулланам. Фатирдагы аш бүлмәсенә җиһазлар алганда, шулай итеп, 30 мең сум чамасы янга калдырган идем. Ташламалар, бонуслар, баллар, клуб карталары – маркетинг алымы инде ул. Кулланучыны җәлеп итү, алырга уйламаганда да товарны алдыру өчен. Кирәгеннән артыгын алмаска тырышам. Кирәген дә, кирәкмәгәнен дә сатып алуга бәйле чир бар. Ониомания дип атала ул. Минемчә, башка мәшәкатьләре булмаганнар, яхшы тормышка чыдый алмаганнар чирли аның белән.
--- |
Иң күп укылган
|