|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2022 Фаҗига
Җиде ай элек кенә рульгә утырган егетнең мәете төне буе җирдә яткан
19 яшьлек егет Азнакай-Карамалы трассасында юл һәлакәтендә үлгән, дип хәбәр итә "Маяк". Ул машина йөртү таныклыгын җиде ай элек кенә алган. Хокук сакчыларына авария турында хәбәр бүген иртәнге якта гына килсә дә, аларның фикеренчә, һәлакәт кичә 15.40 сәгать тирәсендә үк булган.
Рульдә барган 2003 елгы егет һәлакәт урынында ук вафат була.
Машина юлдан читтә һәм биек үләннәр арасында “ятканлыктан”, караңгыда аны күрүче дә булмый. Махсус хезмәтләр урынга барганда инде машина двигателе дә, мәет тә суынып беткән була.
Фото: Маяк
--- |
Иң күп укылган
|