|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2022 Фаҗига
Ваклаучы конвейерга эләгеп һәлак булганБашкортстанда Учалы тау баектыру комбинатының ваклау бүлегендә 46 яшьлек хезмәткәр һәлак булган. Ул конвейерга эләккән. Вакыйга 6 ноябрьдә булган. - Конвейерны чистарту эшләрен башкарган вакытта скребка сабы тасма белән ярдәм итүче ролик арасына эләккән. Нәтиҗәдә, машинистның уң кулы алар арасында кысылган булып чыкты, ә сул кулы скребка кисәгенә асылынып калган һәм хатын-кызны хәрәкәт итүче конвейер тасмасына китереп терәгән, - дип хәбәр иттеләр Дәүләт хезмәт инспекциясендә.
Алынган җәрәхәтләрдән зыян күрүче шул урында вафат булган. Хәзер бу хәлне тикшерү эшләре бара.
Фото: Башинформ
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|