поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.11.2022 Матбугат

Төбәкләрдәге матбугат чаралары ятим түгел

26 - 28 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, чираттагы Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздырды. Чарага Россиянең 15 регионыннан 30лап журналист килгән иде.

Шуларның дүртесе – Самара өлкәсеннән. Алар үзләренең милли матбугат чараларын сыйфатлы итеп бастырып чыгару һәм язылучыларга вакытында китереп җиткерү, электрон вариантларын тиз арада интернет сайтларга элү буенча бәяләп бетергесез файдалы мәгълүмат туплап кайттылар.

Журналистларны, һәрвакыттагыча, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында зурлап каршы алдылар, “Мирас” дип аталган затлы кунакханәгә урнаштырып, “Дворянское гнездо” ресторанында тәмле ашаткач, “Татмедиа” республика агентлыгы белән танышырга алып киттеләр, шунда ук агентлык җитәкчелеге белән очрашу да узды. Айдар Сәлимгәрәев регионнарда эшләп килүче матбугат чараларын барлап чыкты: эфир вакыты кыйммәт булу сәбәпле Тубылда бюджет акчасына чыгып килүче татар радиотапшыруларының ябылуына көенде, ә Мари Элда, киресенчә, “Якташлар” газетасы чыга башлавына сөенде. Баш мөхәррире Фәнил Мусин сөйләвенчә, ул аны үзенең һәм спонсорлар акчасына чыгарып килә.

Почта аша язылу ачылган, ләкин әлегә әбүнәчеләр саны күп түгел, активистлар газетаны халыкка бушлай таратып йөриләр, язылу буенча чыгымнарын капларлык акча килми икән. Бу хәлдән чыгу өчен “ТАТМЕДИА” җитәкчесе интернет газеталар чыгаруны җайларга тәкъдим итте. Соңрак, кайсы газетаның сайты юк, бертөрле шаблон буенча регионнардагы газеталарга да сайтлар ачуда булышу мөмкинлеген карарга булдылар. Ул, гомумән, төбәкләрдәге татар телле газета редакцияләренең эшен югары бәяләде: “Өйләргә татар газеталары килеп тормаган регионнарда халык үз телен бик тиз югалтырга мөмкин. Сез бик зур эш эшлисез”, - диде Айдар Сәлимгәрәев һәм Мари Эл газетасына да, башкаларга да методик яктан да, матди яктан да мөмкин булганча ярдәм итәргә вәгъдә итте.  

“Татар Радиосы Сергач” баш редакторы Фәрит Аймалетдинов үз төбәгендә эш¬ләп килүче радиостанция эш¬чән¬леге турында мәгълүмат биргәндә: 35 татар авылы аларның дулкынын тота, дип белдерде. Алар өлкә хөкүмәте, иҗтимагый татар оешмасы, халык белән ныклы элемтәдә булып, тәүлек әйләнәсендә авыллардан хәбәрләр тапшыралар, үзешчән артистларга талантла¬рын күрсәтергә мөмкинлек бирәләр, әдәби кичәләр уздыралар, зур һәм кечкенә кибетләрдән реклама алып, үзләренә акча да табалар икән.
 
Шулай ук Удмуртия татарлары да уңышлы гына эшләп киләләр, радиолары да бар, “Яңарыш” газетасы да дүрт мең тираж белән чыгып килә, бюджетның 70 процентын өлкә хөкүмәте каплап бара, калганын үзләре эшләп алалар. Шулай ук аларның газетаны халыкка илтеп җиткерү буенча 60лап альтернатив нокталары бар. Басманы активистлар, шул нокталардан алып, өйләргә таратып йөриләр, газетага яздыру буенча зур эш алып баралар. Шулай ук татар кибетләренә, социаль хезмәт күрсәтү бүлекләренә, мәчетләргә дә илтеп куялар, язылучыларның бер өлеше газетаны шуннан килеп ала. Бу ысул почта хезмәтеннән аерылырга, газетаның бәясен төшерергә мөмкинлек бирә, дип сөйләде Удмурт газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова.
 
28 октябрьдә, форумны йом¬гаклау утырышында да мас¬сакүләм матбугат чаралары җи¬тәкчеләре үз регионнарындагы проблемаларны кузгаттылар. “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль ди¬ректоры, президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Илшат Әминовка, почта хезмәтенә зарланып, почтальоннарның кечкенә хез¬мәт хакына тәгәрмәчле сумка өстерәп, авыл буйлап товар сатып йөрергә мәҗбүр булулары, ә газетага яздыру буенча халык белән эшләргә, турыдан-туры бурычларын башкарырга мөкинлекләре булмавы турында сөйләгәч, “Яңарыш”ның альтернатив тәҗрибәсе безгә үрнәк итеп күрсәтелде. Ләкин машинасы да булмаган дүрт кешелек редакция коллективына атна буе мәкаләләр язып газета чыгарырга, ә ял көннәрендә җәяүләп өлкә буйлап таратып йөрергә тиеш булуыбызны күз алдыма китергәч, ирексездән “Трое из Простоквашино” мультфильмы күз алдыма килеп басты. Хәтерлисезме, Шарик башта куянны фотога төшерү өчен, ә фотографияне ясагач, тапшыру өчен артыннан чаба. Илшат Әминов юмор аңлый торган кеше булып чыкты, көлеп туйганнан соң, моның белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк, уйлашырбыз, дип ышандырды.  
 
Ә форумның беренче көне “Татмедиа” Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сә¬лим¬гәрәевкә рәхмәт сүзләре бе¬лән тәмамланды. Үтеп баручы елда “Татмедиа” агентлыгы газеталарның дизайны һәм эч¬тәлеге буенча төбәк газеталары хезмәткәрләре өчен онлайн укулар оештырган иде. Мондый укулар ешрак һәм төрле темаларга булсын иде, дигән теләктә калдык. Айдар Сәетгәрәй улы үз чиратында:
 
- Сезнең эшчәнлегегез татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен онытмаска ярдәм итә. Бу эшегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Яр¬дәм кирәк булган очракларда һәрвакыт безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, татар жур¬на¬лист¬ларына ярдәм итү ысулларын табачакбыз, - диде.
 
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 08.11.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»