поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.11.2022 Мәдәният

Сара Садыйкова: "Оялуымнан кая керергә белмим. Ахырдан, батыраеп китеп, өстәл астына кердем дә..."

1979 елның октябрь урталары. Казан дәүләт университетының Гадел Кутуй урамында урнашкан өченче тулай торагы (2Б йорт). Кич. Атна саен диярлек кызыклы кичәләр уза торган Кызыл почмакта аеруча зур җанлылык: очрашуга Сара апа Садыйкова киләчәк!

Сүзләрен – Гомәр ага Бәширов, көен Сара апа Садыйкова язган, Зөһрә Сәхәбиева башкарган «Җидегән чишмә» җырының халык арасында үтә популяр чагы бу! 
 
Сара апаның килгәнен түземсезләнеп көтеп утырабыз. Менә, ниһаять, зал ишеге ачылып китте һәм калфаклы Сара апабыз пәйда булды. Барыбыз да, кинәт урыннарыбыздан торып, дәррәү кул чабарга тотындык. Ыспай киенгән, инде шактый олы яшьтә булуына карамастан, һич кенә дә чибәрлеген җуймаган Сара апабыз, башын безнең тарафка нәзакәтле генә иеп алды да, түргә узды...
 
Ул кичәдә студентларның бик күп соравына җавап бирде Сара апа. Җырлар җырлады. Миңа, шәхсән, иң истә калганы – «Көтәм сине» җыры булды. Нигә нәкъ менә шушы җыр хәтеремдә аеруча уелып калды соң? Беренчедән, бу җырны, ни кызганыч, моңарчы ишеткәнем юк иде. Икенчедән, Сара апа – Сандугач апа аны искиткеч итеп җырлады ки, ирексездән, күзләремә яшьләр килде. Өченчедән, шагыйрь Әхмәт Ерикәй сүзләренә Сара Садыйкова тарафыннан 1942 елның көзендә язылган бу җыр – татар музыка тарихында беренче танго:
 
Син кайларда йөрисең икән,
Алтыным, көләч йөзле иркәм?
Кайтырсың, дип мин өмет итәм,
Мин сине көтәм, көтәм, көтәм...
 
...Кичә ахырында миндә Сара апа белән якыннанрак танышу, аннан әңгәмә аласы килү теләге туган иде инде. Сөекле апабыз белән сөйләшеп-гәпләшеп аласы килүемнең үзенә күрә сәбәбе дә бар сыман: мин үскән Актаныш төбәген, аның киң күңелле, ачык йөзле кешеләрен яраткан, аеруча атаклы Ясәви Хөсәенов рәисе булган «Чишмә» колхозын үз иткән (тикмәгә генә Сара апа 1967 елның 22 июненнән әлеге «Чишмә»нең Мактаулы колхозчысы саналмагандыр), Актаныш районының гүзәл табигатенә, ямьле Сөн, Агыйдел буйларына мәдхия булырдай «Оныталмасам, нишләрмен» һәм «Актаныш таңнары» дигән искиткеч җырлар язган Композитор апа турында район газетасына күләмле язма әзерләү иде исәбем...
 
Атна-ун көн үтмәгәндер, адресын, телефон номерын табып, алдан үзе белән килешеп куйгач, Сара апаның Татарстан урамындагы фатирының ишеген шакыдым. Минем Актаныштан икәнлегемне белгәч, Сара апа тагы да җанланып китте. «Актанышны яратам мин... Анда минем дусларым бик күп!» – дия-дия, безнең якның табигате, кешеләре турында, фотосурәтләр күрсәтә-күрсәтә, дәртләнеп сөйләргә кереште.
 
– И наный, Актаныштан булгач... шигырьләр дә язгалыйсыңдыр әле?! Сезнең як талантка бик бай бит ул! – дип, сүз арасында әйтеп куйды Сара апа. – Актаныш турында шигырь язсаң, туп-туры үземә кил. Көе миннән тормас...Сара апа идәнгә бер кочак афиша таратып ташлады:
 
– Минем кайларда булуым, кайларда концертлар куюым турында сөйли инде болар... Фәхри Насретдинов, Фәйзулла Туишевлар белән бергә чыгыш ясамаган төбәк калмагандыр... Донбасс, Урал, Себер, Урта Азия... Минем беренче тамашачыларым такта яручы татар эшчеләре, шахтерлар булды...
 
Сара апаның кухня ягына еш-еш караштыргалап алуын искәргән идем. Минем игътибар итүемне сизепме:
 
 – Ничә көн инде краннан су тама. Слесарь чакырткан идем. Һаман күренми әле, – диде ул, дөньясына үпкәләгәндәй... 
 
Сара апа бик яшьли, иҗатының чәчәк аткан чорында вафат булган ире режиссер Газиз Айдарский турында да, сөекле кызы Әлфия хакында да тәэсирләнеп-хисләнеп сөйләп алды, балачагын хәтеренә төшерде.
 
Ошбу урында Сара апа биографиясеннән бер кызык факт китереп үтәргә булдым: Бибисара Гариф кызы Садыйкова дөньяга киләсе көнне (ягъни мәсәлән, 1906 елның 1 ноябрендә) булачак җырчы һәм композиторның әтисе белән әнисе, яшь гаилә, Казанның Париж Коммунасы исемендәге урамына, 18 нче йортка, туганнары чакырган мәҗлескә килгән була. Җырлап-биеп, күңел ачып утырган вакытта дөньяга тәүге авазын сала Сара. Кендек әбисе нәни Сараны әтисенең ак күлмәгенә төреп, тазалык-саулык, бәхет-тәүфыйк тели...
 
Мәшһүребезнең әнисе Бибигайшә апа татар халкының моңлы җырларын үзе гармунда уйнап, үзе җырларга яраткан. Бу сәләте аның кызына да күчкән.
 
– Безгә кунаклар еш килә иде. Беркөнне алар миннән, дүрт-биш яшьлек кызчыктан, гармун уйнап күрсәтүемне сорадылар. Әтием дә, әнием дә кыстый. Оялуымнан кая керергә белмим. Ахырдан, батыраеп китеп, өстәл астына кердем дә тартып-тартып гармун уйнарга тотындым, – дип тәүге чыгышын искә алды Сара апа... 
 
...Заманында Фатиха Аитованың атаклы кызлар мәктәбендә укыган, сәхнәгә беренче тапкыр Сара Донская исеме белән (бу тәхәллүс хакында күренекле шагыйрә Гөлшат апа Зәйнашева искәрмәсе мондый: «Яшь Сара Садыйкова «Бүз егет» спектаклендә үз фамилиясе белән сәхнәгә чыгарга уңайсызлана, бераз әтисеннән дә курка, ахрысы, әтисенең Донга икмәк әзерләргә командировкага киткәнен истә тотып, Донская фамилиясе белән сәхнәгә чыга, афишаларга да шулай языла») чыккан, Солтан Габәши, Фатих Әмирхан һәм Салих Сәйдәш фатихасын алган мәшһүребезнең җырларын халкыбыз бүген дә онытмый. Талантның гомере озын, диләр. Әйе, Сара апа Садыйкова шундый сирәк очрый торган талантларның берсе иде...
 
– Сибгатне әйтәм әле... Сибгат Хәкимне... – диде Сара апа, кинәт сүз сөрешен үзгәртеп, – гел моңсу характердагы шигырьләр алып килә. Үзенә күпме әйтәм: Сибгат, дим, минем дәртле, күңелләрне җилкендерә торган җырлар иҗат итәсем килә, шундыйрак рухтагы шигырь язып кил, дим. Юк, һич кенә дә тыңламый. Һаман моңсу шигырь алып килә. Сүзләре көй сорап тора тагы үзе. Нишлисең, холык-фигыле шундый икән, бүген генә үзгәртеп булмый инде Сибгатне...
 
...Сара апаның кызыклы хатирәләрен тыңлый-тыңлый, пианинода үзе уйнап, үзе җырлавына соклана-соклана, бергә лимонлы, тәмле, хуш исле чәйләр эчә-эчә, дүрт сәгать вакыт сизелмичә дә узган. Саубуллашыр алдыннан Сара ападан автограф язып бирүен үтендем. Берничә мизгелдән сүзләре кадерле истәлеккә әйләнәчәк ак кәгазь буйлап каләм йөгерде: «Актаныш якларын Мин бик яратам. Анда минем дусларым да күп. Бормаланып аккан Сөн буйларын, Сөн буендагы калын, серле, якты, күңелле һәм рәхәт урманы, Сөн буенда, яр читенә җыелган, төркем-төркем йөргән ап-ак казлары, мине күргәч, Ят кеше икәнемне каян сизеп алып, муеннарын сузып мине таларга килүләре дә миңа күңелле... Сөн буена төшкәндә мин кулыма зур таяк тотып төшәм. Сөн буендагы тугайлыклар, ничектер, минем күңелгә рәхәт бирә. Иркенлек, хөрлек, Иляһи бер моңлылык, татлы, ләззәтле тынлык, үзе дә күңелгә җыр китерә, көй сөйли, сер сөйли...  Садыкова С. (орфография сакланды. – Л.Л.)»
 
Сара апаның шушы автографыннан бер өзекне эпиграф итеп алып, «Оныталмасам, нишләрмен» дигән җырдагы (шигырь авторы – М.Ногман) ике юлны файдаланып, 2007 елда «Сөю моңы» дигән шигырь язган идем:
 
«Сөн буйлары бөдрә урман,
Агыйделләргә җиткән...»
Бу җыр туганга да инде
Күпме гомерләр үткән.
 
Бөдрә урман, тугайлыклар
Һаман сер сөйли микән? – 
Татлы, ләззәтле тынлыклар
Яңа көй көйли микән?
 
Казлар һаман Сөн буенда
Канат кагына микән? –
Сөндәге кояш нурыннан
Күзләр чагыла микән?
 
«Сөн буйлары бөдрә урман...» –
Күңелемне моң сара...
Оҗмахта да шул Сөн Моңын
Көйлидер күк Моңсара...
 
Шигырь, дигәннән... Үтә талантлы кешенең иҗаты, гадәттә, киң кырлы була. Сара апа җырлаган, сәхнәдә уйнаган, көйләр иҗат иткән, үзе дә шигырьләр язган. Шулардан берсе – «Сыкрый йөрәгем» дип аталганы, үзем шундый халәттә еш булгангадырмы, күңелемә аеруча хуш килде:
 
Әллә нигә авыр бүген миңа,
Әллә нигә сыкрый йөрәгем.
Җанга җайлы урын табалмыйча,
Әрнеп үтә матур көннәрем.
 
Нигә кеше кебек шатланалмыйм,
Нигә көлә алмыйм мин бүген?
Ник каралган тормышым кояшы,
Ни каплаган бәхетемнең күген?
 
Әллә нигә бүген күңелем бизгән
Кешеләрдән, барлык дөньядан.
Әллә нигә бүген хәтерем калган
Дөньядагы барлык дорфадан.
 
Шулай үтәр микән бу гомерләр,
Шулай үтәрменме дөньядан?
Бу дөньяның чиксез гүзәллеген
Әле күңлем сөеп туймаган.
 
Үләннәргә ятып аунар идем,
Сулар идем чәчәк исләрен.
Тып-тын гына тыңлап торыр идем
Йомшак таң җилләре искәнен...
 
...Баскычтан төшеп барганда, артымнан Сара апаның:
– Наный, каршыңа бик ашыккан слесарь очраса, әйт үзенә, кабаланып, җитез аякларын имгәтә күрмәсен берүк! – дигәне ишетелеп калды...
 
Ләбиб Лерон
 
20 октябрь, 2019 ел
 

Ләбиб ЛЕРОН
Идел
№ --- | 03.11.2022
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»