|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2022 Криминал
Тагын мәктәпкә һөҗүм: үтергән дә качканРыбинскидагы 43-нче номерлы мәктәпкә билгесез ир һөҗүм иткән. Мәгълүматны хокук саклау органнарында рәсми рәвештә расладылар, дип яза ТАСС. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, 41 яшьлек ир өйдәшен - 39 яшьлек хатын-кызны үтергән. Ул мәктәптә сәркатиб булып эшләгән. Директор урынбасары ярдәм итәргә тырышса да, коткара алмаган. Фаҗига көнләшү аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
Бәхеткә, каникуллар булу сәбәпле, учреждениедә балалар булмаган. Вахтер шунда ук полициягә шалтыраткан.
Хәзер һөҗүм итүчене эзлиләр. Урында тикшерү-оператив төркем эшли. Бина камап алынган, Росгвардия һәм ашыгыч ярдәм машиналары кизү тора.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|