|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2022 Криминал
Ун бала әнисез калдыБашкортстанның Зианчура районында өч хатынның гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте буенча кичә, 31 октябрьдә, хөкем карары чыгарылды. Исегезгә төшерәбез: быел апрельдә Ямашлы сусаклагычында хатын-кызлар утырган автомобиль суга төшеп капланды. Йөртүче генә исән калды, 3 пассажирның гомере өзелде.
Бу дүрт хатын да коллегалар булалар, урындагы кафеда пешекче булып эшлиләр. Фаҗига буласы көнне алар туган көн бәйрәм итәләр һәм бәйрәмне Ямашлы сусаклагычы ярында дәвам итәргә булалар. Ләкин йөртүче идарәне югалта һәм машина суга барып төшә.
ВАЗ руле артында утырган 48 яшьлек хатынның салмыш булуы ачыклана. 10 бала: мәрхүм 53 яшьлек хатынның – 5, 36 яшьлегенең – 2 һәм 49 яшьлегенең 3 баласы ятим калды. Йөртүче хатынның да 2 баласы бар.
Авариядән соң гаепләнүче йорт арестында була. Судта ул гаебен таныган. Аны 6 елга гомум режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|