|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2022 Шоу-бизнес
Шепелевта яман шеш авыруы тапканнар?Мәгълүм булганча, аның элекке хатыны, жырчы Жанна Фриске яман шеш авыруыннан үлгән иде. Телевидение алып баручысы Жанна Фриске үлгәннән соң сәламәтлеген аеруча игътибар белән күзәтә һәм ел саен тикшерүләр уза. Соңгы шундый тикшерүләрнең берсе вакытында Дмитрий Шепелев МРТ ясаткан. Озакламый телевидение йолдызына ике табиб мөрәҗәгать иткән.
Берсе шунда ук Дмитрийны борчылмаска өндәгән, икенчесе: «Безне ашыгыч рәвештә сезнең анализны карарга чакырдылар», - дип хәбәр иткән.
Баксаң, Дмитрийда яман шеш авыруына шик булган.
Мондый сүзләрдән соң шоумен куркуга калган. Ул бер сәгать чамасы табиблар нәтиҗәсен көткән. Аннары алар Шепелевка барысы да әйбәт булуын хәбәр иткән, әмма алга таба ярты ел саен тикшеренү узып торырга киңәш иткән.
Фото: Беренче канал тапшыруыннан скриншот
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|