|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2022 Язмыш
"Берәүгә дә сөйләмәгез, дигәннәр. Тик сөйләми чыдап буламы?"Халык күңелендә төзәтә алмаслык яралар салган тарихый вакыйгалар шаһитлары бүген дә арабызда яши. Әтнә районы Ары авылында гомер итүче Фидания апа Тимиршинаның әтисе Кәшиф абый Галиев репрессия корбаны булган. — Әти 1897 елгы. Авылда төрле эшләрдә хезмәт куйган, мулла булган. Беренче хатыны үлгәч, ике баласы белән ялгыз калган. Аннары икенче хатынга өйләнгән. Шуннан соң мин туганмын. Барлыгы 5 бала үстек, — дип сөйли Фидания апа. Кәшиф абыйга яла ягып, 1942 елда туган ягыннан алып китәләр.
— Миңа ул чакта 4 яшь иде. Әтинең муенына асылынып: “Беркая җибәрмим”, — дип елаганмын. Алты ай суд булмый торды. Донос язучылар судка килмәде. Тик барыбер әтине Иркутск якларына алып киттеләр. Әтисез тормыш җиңел булмады. Әнигә биш баланы аякка бастырырга кирәк. Йортыбыз юк. Бер әбидә яшәдек, — дип искә ала әңгәмәдәшем. Авылда Фидания апаларны “халык дошманы кызы” дип кимсетүче булмый анысы. Тик 15 яшьлек абыйсына авырга туры килә.
— Абый мәктәптә укыган чакта ук колхозга эшкә урнашкан иде. Атлар көтте, башка эшләрне дә башкарды. Тик аны, “мулла малае” дип, гаепсезгә биш елга төрмәгә яптылар. Абый югалып калмады анысы. Иреккә чыккач та, безнең янга яхшы киенеп, лакланган ботинкалардан кайткан иде. Аннары: “Рөхсәт итсәгез, авылдан китәм”, — диде. Кызганыч, бүген биш баладан үзем генә исән, — дип сөйли Фидания апа.
Кәшиф абыйны 1943 елда Бөек Ватан сугышына алалар. Сугыш тәмамлангач, 1945 елның августында ул туган авылына кайта.
— “Әтиең кайтты”, — дигән хәбәрне ишеткәч, аны каршы алырга яланаяк йөгергәнемне хәтерлим. Башта танымый тордым, әнидән: “Бу чынлап та әтиемме?” — дип сорадым. Аннары аның кочагына сарылдым, — ди Фидания апа. Кәшиф абый 73 яшенә кадәр яшәгән. 1961 елда аны аклаганнар.
— Прокуратура биргән документны алып кайтып биргәч тә, әтинең исе китмәде. “Бу кәгазь белән нишлим? Агасы сулар аккан инде”, — диде. Әтнә районында реабилитация турындагы кәгазьне тапшырганда, бабагызның төрмәдә утырганын оныкларыгызга, берәүгә дә сөйләмәгез, дигәннәр. Тик сөйләми чыдап буламы? — ди Фидания апа...
Эльвира МОЗАФФАРОВА
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|