|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2022 Шоу-бизнес
Арслана өр-яңа "Такси" җырының ПРЕМЬЕРАСЫН тәкъдим итәШушы көннәрдә кабатланмас Арслана кайнар премьера тәкъдим итте. Өр-яңа җыры "Такси" дип атала. "Газаплы мәхәббәт, ачы хыянәт уты, салкынлык, бушлык, ялгызлык - бу бик күпләргә таныш хисләр. Әмма алга таба атларга, якты киләчәккә ышанырга кирәк. Дөньябызда мәхәббәттән дә көчлерәк хис, хисләрдән дә көчлерәк корал уйлап табылмаган әле. Әле күптән түгел генә чыккан тагын бер яңа иҗат җимешебез - "Ярат йөрәк" (сүзләрен Флера Сөләйманова язган - ред.) исемле җырыбыз ТМТВ премиясенә лаек булды. Анысы бөтенләй башкача, рок стилендә - электрогитара һәм баян яңгырашы белән үрелеп иҗат ителде. Үзенә күрә бер яңалык - татар музыкасында новаторлык бу. "Ярат йөрәк" татар хит-парадларында, топ-чартларында лаеклы югары урыннар алды. "Такси" җырының да аерым үз стиле, үз яңгырашы. Гомумән һәрбер иҗат җимешебезгә җырларыбызның авторы, музыкант, алыштыргысыз аранжировка остасы Наил Муртазин нинди дә булса яңалык кертергә тырыша. Бу безнең татар эстрадасында төп һәм үзгәрмәс позициябез", - дип уртаклашты "Матбугат.ру" белән популяр җырчы Арслана. Сүз уңаеннан, Арслананың яңа җырлары белән барлык музыкаль мәйданчыкларда һәм социаль челтәрләрдә танышып бара аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|