|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2022 Милләт
Петербургта Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан күргәзмә оештырылдыТатарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Россия милли китапханәсендә булу кысаларында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе белән танышты. Китаплар экспозициясе Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында ачылды. Күргәзмә стендларында Россия милли китапханәсенең милли әдәбият бүлегенең татар фондыннан уникаль китаплар тәкъдим ителде. Килүчеләр татар кулъязма һәм басма китап культурасының күптөрлелеге, беренче басма Коръәннең кайда бастырылуы, дөньяның төрле телләрендә аны нәшер итүдә татарларның роле турында белә, И.Ю.Крачковскийның тәрҗемәсендә «Коръән» китабыннан сүрәләр һәм аятләр тәрҗемәсе белән таныша алачак. Күргәзмәнең бүлекләре Идел Болгарында ислам динен кабул итү тарихына, үсешенә, күпкырлы мәдәниятенә, Русьта ислам динен торгызу чорына, Оренбург ислам дине җыенына, мөселманнарның Диния нәзарәтенә, мөселман эшлеклеләренә һәм мәчетләргә багышланган. Укучылар шулай ук ислам турындагы журналлар һәм балалар мөселман китабы һәм әдәбияты белән таныша ала.
--- |
Иң күп укылган
|