|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2022 Шоу-бизнес
Данир Сабиров хатыны турында: "Никтер Миләүшәне яратмыйлар"
Данир Сабиров социаль челтәрләрдәге язылучыларыннан аларның хатыны турында нинди фикердә булулары белән кызыксынган. Тискәре комментарийларны да алып атмаска вәгъдә биргән. Ә үзе аны үтереп мактаган: "Никтер Миләүшәне яратмыйлар. Аны белмәгән кешеләр. Белмим, бу нәрсә белән бәйледер?! Сары чәче шулай хәл итә микән, артист хатыны булуы микән, бәлки көнләшәләр микән шундый яхшы ире булганга?!.
"Ни өчен алай дип уйлыйсың?" - диючеләр булыр. Чөнки Миләүшә белән танышкан һәр кеше иң башта: "Без сине ... дип уйлаган идек, син андый түгел икән", - диләр. Әйе, бәлки социаль челтәрләр аша шундый булып күренәдер.
Киң күңелле (мине дә шундый булырга өйрәтте), беркайчан да берсен дә рәнҗетмәс... Менә аның әнисе турында да, мөгаен, шулай уйлыйсыздыр?! Кайчак күреп аласыз бит аны да. "Усал", - дисез. Ул беркайчан да сөйләшми, но все по делу. Аның күңеле никадәр киң булганын бер мисал китереп аңлата алам. Менә чүплек янында бомж ятсын, ул аңа ризык белән җылы киемнәр алып барып бирәчәк. Хәле ничек аның, медицина ярдәме кирәк түгел микән, анысын да ачыклыйчак. Белмим нигә, тик бомжлар һәм урамда соранып йөргән исерекләр белән тещаның особый любовь.
Хәзер кызына кире әйләнеп кайтыйк. Төгәлрәге - минем хатынга. Ул хатын вазифасыннан тыш, иң җаваплы эшне башкара - төркемемнең директоры. Беләсезме, кайбер артистларда бу эшне берьюлы берничә кеше эшли, ә бездә - бер Миләүшә. Сәхнә арты эшен сез күрмисез. Әмма андагы кәгазьләр, документация... Арендасын түлә, договор төзе, налогын... Кыскасы: законно эшләсәң - налог, законсыз эшләсәң - ыштраф. Күп инде анда, әле мин дә белеп бетермим. Аннары, ул үзе дә аерым эшли. Социаль челтәрләрен алып бара, көн дә ниндидер съемкалар аның... Затлы итеп киенә, үзе шуңа куана, әле мине киендерә. Кыскасы, самодостаточный хатын. Мин эшләгән акчага рәхәткә чыдый алмаган түгел.
Әмма! Миләүшәне яратучылар да байтак. Аның хәтта үзенең фан-группасы бар. Әйе, чынлап әйтәм. Концертка килеп, кайчагында тамашачы: "Без Миләүшәне генә күрергә килдек, аның белән фотога төшсәк буламы?" - диләр. Менә шулай.
Бәлки сезнең дә Миләүшә хакында әйтер уй-фикерләрегез бардыр. Языгыз. Бергәләп укыйбыз. Тискәре комментарийлар да бәлки булыр, рәхим итегез, берсен дә алып атмыйм.
«Син фәрештә түгел, ләкин түгел кебек җирдән дә...» Яратам, ӘНИСЕ!" дигән ул.
--- |
Иң күп укылган
|