|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2022 Криминал
Тәрбиячеләр аутизм диагнозлы балаларны даими кыйнаганКүптән түгел Сочида шәхси балалар бакчасында эшләүче ике тәрбияченең аутизм диагнозлы балаларны даими кыйнаулары билгеле булган иде. Интернетта балаларны мәсхәрәләгән видеоязма таралды. Соңрак тәрбиячеләрнең балаларны даими кыйнаулары ачыкланган. Шул сәбәпле балаларны кыйнаган шәхси бакчаны япканнар. Бу хакта “Кубанские новости” хәбәр итә.
Шәһәр прокуроры күпсанлы закон бозу очраклары ачыклану сәбәпле, “Империя детства” шәхси балалар бакчасы эшчәнлеген туктату турындагы дәгъвасын судка юнәлтә. Әмма Хостинск район суды прокурор дәгъвасын канәгатьләндерми. Суд карарын апелляция тәртибендә яңадан тикшерәләр.
Судның апелляция инстанциясе, прокурор вәкиле позициясе белән ризалашып, беренче инстанция карарын гамәлдән чыгара.
Фото: "Беренче канал" видеосыннан скриншот
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|