|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2022 Спорт
![]() Мәрхүм Ильяс Галимов "Гаиләмне кайгыртыгыз" дигәнМәрхүм Ильяс Галимов — легендар көрәшче, танылган тренер, гадел хөкемдар иде. Ильясның тормыш иптәше Алсуның хәлен белештек. — Алсу, Ильяс төшегезгә керәме?
— Яхшы кәефле, матур булып керә. Соңгы айларда берничә тапкыр: “Мин болай гына китеп торган идем. Кайттым”, — дип керде. “Ничек алай?” — дип сөенеп сорыйм төшемдә. Аннары җавап ала алмыйча, уянып китәм...
— Китәр алдыннан күңелендә ниндидер сизенү булдымы икән?
— Ниндидер сизенү, сиздерү булмады. Әмма шунысы бик гаҗәпләндерде: Яңа ел алдыннан якын дусларына: “Минем белән берәр хәл булса, үлсәм, гаиләмне кайгыртыгыз”, — дип әйткән. 2 июньдә аның белән сөйләштек, языштык. “Бик эссе”, — дип кенә зарланды. Ул шундый кеше: башкалар өчен гел тырыша, аларның проблемасын хәл итә, ә үзе өчен сорый алмый, үзен кайгыртмый иде. Бу очракта да азакка хәтле сузды. Аннары соң булды. Коронавирус белән авырды, үпкәләре 90 % зарарланган иде.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|