поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.02.2011 Милләт

Күңелләр сыенган йорт

Куйсуы Садек абзыйлар йорты Cергач-Нижгар татарларында һәрвакыт зур кызыксыну тудыра. Бигрәк тә яшьләр арасында. Кем ул, Садек абзый, нинди чорда яшәгән, ниләр белән шөгыльләнгән, ни өчен аның исемен бүген дә татар-мөселман күңел түрендә саклый, ул торган йортны, аның хәтерен тирән ихтирам итә?

Күпләргә бик яхшы таныш булган язучы-галим Алимҗан Орлов һәм күренекле якташыбыз Юнисов Фәрәхша абзыйның язмаларына таянып, бу сорауларга җавап эзләргә булдык.

 

 Куйсуы авылын элек, XIX гасыр ахырларында кайчак “изгеләр авылы” дип тә йөрткәннәр. Чөнки биредә ул заманга карата укымышлы дин әһелләре яшәгән. Хәзер дә хәзрәтләр йортына ерак-ераклардан мөселманнар килә, садака китерә, йорт хуҗаларын өмет-дога белән искә ала.

 

 Монда яшәгән муллалар турында сүз башлап киткәндә, аларның шәҗәрәсенә игътибар итәсе килә. Бүген Садек мулланың нәсел тамыры җиде буынга кадәр билгеле. Нигездә Бизәки исемле кеше, аннан Сәйфетдин, Биккенә, Бик-мөхәммәт, Абдулҗәлил, Юныс һәм Садек. Ләкин бүгенгә бу нәсел турында Аб-дулҗәлилдән башлап кына мәгълүматлар сакланган. Мәсәлән, “Сафаҗай дәфтәрләре” дигән кулъязмада Абдулҗәлил һәм Юныс хәзрәтләрне искә алып үткән берничә урын бар, дип яза туган як тарихын өйрәнүче Ә.Мөхәм-мәтҗанова. Менә алар:

 

 “1800 елларда безнең кария кешеләре Куйсуы хәзрәтләренә йөреп, аларга хезмәт итеп, кул биреп мөрид булмышлар иде. Хәтта иген өлгергәч урырга-сугарга барырлар иде һәм Абдулҗәлил хәзрәт тә безнең кариябезгә килеп икешәр атна торыр һәм Юныс хәзрәт тә килер иде...”

 

 XVIII гасыр ахырында Куйсуында кадим нигезендә дини белем бирә торган мәдрәсә барлыкка килә. Абдулҗәлил хәзрәт ачкан бу мәктәп-мәдрәсә кадемчә, ягъни электәгечә белем бирүгә исәпләнгән була. Шуңа күрә урыслар аны “ака-демия” дип язмаларга керткәннәр. Түбән Новгород гимназиясе архивындагы бер документта болай диелгән:

 

 “От директора гимназии Кушелева – губернатору.

 

 До сведения моего дошло, что... в Сергачском округе находится татарское училище под названием “Академия”. В этой академии сверх арабского языка преподается российский и математика, а может быть и другие предметы”.

 

 Гимназия директоры губернатордан Сергач земство суды аша “академия” турында төгәлрәк мәгълүмат сорый. Һәм 1808 елның 5 декабрендә губернаторга Сергачтан хәбәр килә. Анда: “Училище то находится в Сергачском округе, Пашатовской волости, в деревне, называемой “Овечьем овраге” в парочном для сего доме, состоящем из двух покоев под управлением двух соборных мулл, одного той же деревни Ключище Фейзуллы Абубякирова, имея при себе 4 человека учителей из татар же разных деревень. Отопление и освещение того училища на отчете первого муллы, не взимая от учеников никакой благодарности, поставляя награду в будущей жизни. Учеников 92 человека, из которых некоторые живут в том же училище, а другие у родственников в той же деревне, но все на своем содержании. Обучаются турецкому, арабскому, персидскому языкам и арифметике”...

 

 Абдулҗәлил хәзрәтнең дин агарту эшен улы Юныс хәзрәт дәвам итә. Аның җиде баласы була. Барысы да диярлек муллалар. Сабир, Мөхәммәт, Юсип хәзрәтләр, Юсип улы Адим хәзрәт – төрле елларда авыл муллалары. Шакир хәзрәт Петербург мәчетендә мулла хезмәтен башкара, ә улы Хасян ХХ гасыр башында авылның икенче мәчетендә мулла була. Дүртенче улы Садек хәзрәт бөтен гомерен бабасы нигез салган мәдрәсә эшчәнлегенә багышлый. Аның вафатына 120 еллар булса да, халык хәтерендә якты истәлекләр күп сакланып калган.

 

 Садек хәзрәт шәкертләрне бушлай укыткан. Еш кына: “И балалар, мин үләрмен, ә сез йортыма килеп мине искә алырсыз, бер-ике тиен садака куеп китәрсез. Ә инде йортта кеше булмаса, өйнең туфрагына куярсыз. Миңа рәхмәтегез шул булыр. Сездән калган балаларыгыз һәм дә оныкларыгыз минем шушы васыятемне үтәсеннәр”, - дип әйтә икән.

 

 Садек хәзрәт гомерендә ике тапкыр Мәккә җиренә хаҗ кыла. Беренче сәфәрендә ике ел ярым йөреп кайта, икенче хаҗына әнисен дә үзе белән алып бара.

 

 Садек хәзрәтнең ике хатыны була. Беренчесенең исемен хәтерләмиләр, ә икенчесе – Фатыйма абыстай. Балалары әле сабый чакта гүр иясе булганнар. Шуңа күрә туганнары Сабир белән Назыймның балаларын үз балалары кебек якын күргәннәр. Сабир мулланың Сәрбиҗамал исемле кызын Кочко-Пожар егете Фәйзханов Юниска тормышка бирүе дә туганнарча кайгырту билгесе дип санарга кирәктер. Ә Юнис белән Сәрбиҗамалның кызы Зәйнәп Осман мулла Әсфәндияровның хатыны. Олырак балалары Фәрәкша, Абдулкадер, Асхапҗамал да авылда нәселне дәвам иттеләр.

 

 Юнисов Фәрахша Юнис улының хатирәләреннән күренгәнчә, Куйсуы белән Кочко-Пожар аеруча нык рухи бәйләнештә булган, ә Садек абзый нәселе Ярмухәммәт, Әсфәндияр муллалар белән кардәшлек мөнәсәбәтләрендә торганнар.

 

 Билгеле булганча, Куйсуы мәдрәсәсендә күрше авыллардан бик күп ир балалар дини белем алган. Шунда Ярмухәммәт хәзрәтнең фатыйхасы белән Фәйзханов Юнис та ислам нигезләрен үзләштергән. Матур холыклы, сабыр, зирәк акыллы шәкерт хәзрәтләрнең күңеленә хуш килә. Хәтта мәдрәсәне тәмамлап кайткач та, Садек абзый Әсфәндияр муллага хат язып авыл балаларын укыту, дини һәм дөньяви белем бирүне Фәезханов Юниска йөкләвен үтенә.

 

 Алай гына да түгел, югарыда әйткәнчә, укымышлы шәкертенә Садек абзый туганы Сабир хәзрәтнең Сәрбиҗамал исемле кызын димли. Яңа яшь гаилә ике авыл муллалары йортларын тагын да якынрак итә, кардәшлек элемтәләрен тагын да ныгыта. Моны Садек абзыйның һәм Алим абзыйның Пожарга еш килеп йөрүләре генә түгел, пожарлыларның Куйсуында еш булулары да исбатлый. Садек абзыйның хатыннарының берсе, Кочко-Пожарның икенче мәчете мә-хәлләсе мулласы Ярмөхәммәтнең кызы булуы да бик мөмкин. Чөнки Осман мулла Әсфәндияровның туганнары һәм балалары, аеруча Хамдүсәнә һәм Сәкинә исемле кызлары ике туган Садек абзый белән Алим абзыйлар йортына Мөршидә белән Сара исән чакта, әбиләр йорты кебек якын күреп йөриләр, икешәр–өчәр көн кунак булып, һәрчак бүләккә йә киндер сөлге, йә берәр аршин күлмәклек, сугыштан соңгы авыр елларда балаларга берничә кадак он, ярма алып кайталар иде.

 

 Сабир мулланың Кочко-Пожардагы кодасы белән җылы аралашып, елга өч-дүрт тапкыр җәмәгате белән кунакта булуы турында искә ала Юнис мулланың улы Фәрахша. Ә Садек абзый соңгы мәртәбә Пожарга 1886 елда килә. Шунда авылыбызның укымышлы кешеләре, шул исәптән Әхмәтҗан хәзрәт, Ризван ишан, шулай ук Куйсуында укыган азанчылар Камол, Айнетдин, башка дин әһелләре белән очраша. Югары авыл мәчетендә җомга намазында катнаша, динебезнең чисталыгын саклау турында вәгазь-фикерләрен әйтә, чөнки күп гасырлар яшәп килгән дини йолаларның нигезен үзгәртергә теләүче мосафирлар авылларда күренә башлый ул чакта. Аларның йогынтысы мәчет-ләргә дә үтеп керә.

 

 Садек абзый һәм Алим хәзрәтләр салган традицияләр Куйсуында бүген дә саклана. Бу изге йортка килгән кешене һәрчак ягымлы йөз белән каршы ала- лар, чәй эчермичә җибәрмиләр.

 

 Садек хәзрәтнең бүлмәсе бүген дә элекке хәлдә. Монда күп нәрсә аның заманыннан калган: ул яткан карават, аның өстәле һәм сандыгы, стенада үз кулы белән күчереп язган Коръән сүзләре, өстәлдә – хаҗ җиреннән китерелгән пыя-ла күзле дисбесе (шушы күздән карасаң, хаҗ җирен күрәсең). Сандык өстендә кызыл тышлы китап. Шушы китап буенча хәзрәт җинаять кылган кешегә шәригать кушканча гадел хөкем чыгара торган булган.

 

 Хәзерге вакытта бу йорт ни хәлдә, кемнәр яши биредә?

 

 Моннан байтак еллар элек Куйсуы абзыйлар йортында Садек абзыйның ике кыз туганы Мөршидә апа белән Сара апа яшәде. Мөршидә апаның үлгәненә инде байтак вакыт бар, ә Сара апа 1992 елның мартында дөнья куя. Бу ике туган шушы йортка бөтен гомерләрен багышладылар, Садек абзыйны яд итәргә килгән кешеләрне каршы алып, озатып тордылар.

 

 Соңрак бу йортта Садек хәзрәтнең өченче сеңлесе Равиянең улы Харис хатыны Сания белән яшәде. Алар авылга Мәскәүдән кайтып төшкәннәр иде. Сания апа: “Бу изге йорт. Аны буш тотарга, ялгыз калдырырга ярамый. Бу йортка килгән һәрбер кешенең хәерле теләге кабул кылына”, - дип сөйли торган иде.

 

 Бүген бу йортны Зөбәйдә ханым Мерсияпова карап-кадерләп тора. Садек абзыйның өе үзгәрешсез хәлдә, тик, яхшырак саклансын диеп, таш йорт эченә алынган. Хәзрәт кулланган әйберләрнең байтагы үзенең гадәттәге урынында. Килгән кешегә ишекләр һәрвакыт ачык, Зөбәйдә ханым һәркемне якты йөз белән каршы ала. Гадәттәгечә, өстәлдә самавыр кайнап тора.

 

 Садек абзыйның эшен дәвам итеп, Зөбәйдә ханым хәйрия кыла, ятимнәрнең, ялгызак картларның, авыруларның күңелен күрә, балалар йортларына ярдәм итә. Һәм халык аңа моның өчен бик рәхмәтле. Садек абзыйның, Алим абзыйның йорты, аларның изге рухы һәркемгә көч-дәрт чыганагы булып тора. Һәм киләчәктә дә шулай булсын иде.

 

Фотода: Садек хәзрәт ЮНИСОВ.


Р. РИЗВАНОВ әзерләде
Туган як
№ 7 | 11.02.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»