|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2022 Җәмгыять
Авырлы хатыны һәм ике баласы булган ир-атларны өлешчә мобилизациядән азат итәчәкләрХатыннары йөклелекнең кимендә 22 нче атнасында булган ике балалы ир-атлар өлешчә мобилизациядән азат ителә. Дәүләт Думасының гаилә мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина чәршәмбе көнне шул турыда белдерде, дип яза Татар-информ РИА Новостига сылтама белән. «Хатыны йөклелекнең 22 нче атнасында булган ике балалы аталарны өлешчә мобилизациядән азат итү турында Генштаб директивасына без тәкъдим иткән үзгәрешләр кабул ителде», – дип язды ул телеграм-каналында. Моннан тыш, «гаиләдә балалар санына карамастан», инвалид балаларның әтиләре дә өлешчә мобилизациядән азат ителде», дип өстәде Останина.
Россиядә өлешчә мобилизация Президент карары нигезендә 21 сентябрьдән башланды. Саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, ул фронт линиясен бер мең километрда һәм Украинада азат ителгән территорияләрне контрольдә тоту өчен кирәк.
Барлыгы 300 мең кеше чакырылачак – ягъни, запаста һәм мобилизация резервында булган һәр 80нче кеше, беренче чиратта - сугыш тәҗрибәсе булганнар. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, 14 октябрьгә 222 мең россияле мобилизацияләнгән, һәм якынча ике атна дәвамында, ягъни октябрь ахырына кадәр барлык мобилизацион чаралар да тәмамланачак.
Урыннарда хокук бозулар турында хәбәрләрдән соң (яшь буенча яраксызларны, авырулары булганнарны чакыру, кичектерү кагыйдәләре үтәлмәү һ.б.) президент Владимир Путин Генераль прокуратурага «һәр сигналга кичекмәстән җавап белдерергә» кушты.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|