|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2022 Җәмгыять
Татарстанда җепшек кар һәм көчле җил көтеләБүген көндез Татарстанда явым-төшем сакланачак, яңгырдан соң җепшек кар явачак. Шул ук вакытта урыны белән көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Бүген республикада көндез һава температурасы +2..+7 градус тәшкил итәчәк. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.
Казанда шулай ук көчле җил көтелә, явым-төшем күбесенчә яңгыр рәвешендә булачак. Һава температурасы +4..+6 градус аралыгында булыр дип фаразлана, дип яза Татар-информ.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|