|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2022 Фаҗига
Татарстан юлында коточкыч фаҗига урыныннан ФОТОЛАР чыкты
Бүген иртән республиканың Чирмешән районы Нагай бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте булган. Җиңел машина юлдан төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнеп капланган, дип сөйләделәр «Татар-информ»га. Машинага җитди зыян килгән, аның яртысы сытылып беткән. Салондагы ике кеше – машина йөртүчесе һәм пассажир фаҗига урынында һәлак булган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария Лениногорск-Андреевка трассасының 17нче чакрымында булган. Volkswagen йөртүчесе борылышка кергәндә юлдан төшеп киткән. Урында полиция хезмәткәрләре эшли.
Фото: © шаһитлар
--- |
Иң күп укылган
|